Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү сабантуена акча бирә


Быел беренче тапкыр сабантуйларын уздыру Русия мәдәният министрлыгының программасына кертелгән. Бу хакта журналистларга Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева Русия министрлыгы белән килешүне имзалау тантанасыннан соң белдерде.

"Ярдәмнең күләме әлегә зур түгел, бу юлы аның гөмүмән планга кертелүе мөһим," диде министр.

Быел федераль сабантуе июль башында Сембердә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG