Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗ Һиндстан, Саксония һәм Төркмәнстан белән хезмәттәшлектә


КамАЗ-ның соңгы вакыттагы эшчәнлеге шушы илләр белән бәйле.Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов “КамАЗ”дан өстәмә 400 йөк машинасы сатып алу турында фәрманга кул куйды.

КамАЗ машиналары дөньяның күп илләрендә җыела. Аларга хәзер Һиндстан өстәлә. Биредәге Хосур шәһәре ширкәтендә КамАЗлар җыя башлау турында килешүгә кул куелды. Алга таба монда елына 5 мең машина чыгару фаразлана һәм ул КамАЗның
чит илләрдәге иң зур ширкәте булачак.

Чаллыда Германиянең Саксония җирлеге премьер-министры Станислав Тиллих җитәкчелегендә сәнәгатъ компанияларының вәкилләре булып китте. Аларны КамАЗ өчен маторлар төзү, тапшыру тартмалары ясау кызыксындыра. Алман сәнәгатъчеләре белән очрашу барышында Татарстан премьер-министры Рөстәм Минниханов “Кризис ничек итеп кинәт кенә килгән булса, көтмәгәндә генә китеп тә барачак”, диде.

Шушы вакыйгалардан соң Рөстәм Минниханов КамАЗ җитәкчесе Сергей Когогин белән Төркмәнстанга юл алдылар. КамАЗ мәгълүмат департаменты баш белгече Фәһим Җиһаншин сүзләренә караганда, 2009 ел башында Төркмәнстан КамАЗ белән 1040 данә йөк машинасы җитештереп тапшыру турында килешү төзегән. “Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов автомобиль транспорты министрлыгына бу санны тагын да арттыру турында күрсәтмә бирде. Яңа килешү запас частьләр сатып алуны да күздә тота, аның күләме 22 миллион доллар белән исәпләнә”, ди Фәһим Җиһаншин.
Ашгабадта милли чабышкы атлар бәйрәме


Моннан тыш, Төркмәнстан Казан боралак ширкәтеннән дә өстәмә рәвештә очкычлар кайтартырга һәм, гомумән, Татарстан белән хезмәттәшлекне тагын да үстерергә теләк белдерде.

“Татарстан делегациясе Ашгабадка милли чабышкы атлары бәйрәменә кунак итеп чакырылганнар иде. Бәйрәм, гадәттәгечә, апрель аеның соңгы якшәмбесендә үтте. Президент белән сөйләшүләр шимбә көнне булды, ә икенче көнне казанлылар Копет Даг итәгендә урнашкан ат спорты комплексына барды.

Сергей Когогинның Ахалтәкә токымыннан булган һәм Девоншир кушаматлы чабышкы аты бар. Ул Татарстанда үткәрелә торган ярышларда катнаша”, диде Фәһим Җиһаншин.

Әйтергә кирәк, КамАЗ конвейеры хәзерге вакытта тукталган, ширкәт 12 майга кадәр мәҗбүри ялда.
XS
SM
MD
LG