Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:41
Сишәмбедә дөнья сәламәтлек оешмасы дуңгыз гриппының таралу куркынычы 6 дәрәҗәле үлчәмнең 4-нче дәрәҗәсенә җитте дип белдерде. Әлегә эпидемия булмаса да, бу чирнең дөньяга таралу куркынычы шактый югары бәяләнә.

"Дәрәҗәнең 3-тән 4-кә үзгәрүе эпидемиягә таба бер адым, - ди оешма җиткчеләренең берсе Кейҗо Фукуда. – Башка сүзләр белән әйткәндә, без шул таба барабыз. Берүк вакытта бу эпидемия мохаккак булачак дигән сүз түгел."

Ул арада, вирус теркәлгән илләр саны артканнан арта бара. Дөнья сәләмәтлек оешмасы 5 илдә – Мексика, АКШ, Канада, Британия, Испаниядә – 73 очрак теркәлүен хәбәр итте.

Зарарланучыларның бер өлеше Мексикадан кайтучылар. Чир шунда тарала башлаган дип санала.

Сәламәтлек оешмасы Мексикада бу чирдән 7 кеше үлгән дип белдерә. Мексика рәсмиләре исә корбаннар саны инде 152-гә җитте, 1600-дән артык кеше зарарланган дип хәбәр итә.

Вирус теркәлү очракларын шулай ук Шотландия, Израил, Яңа Зеландия, Кытай, Көньяк Корея хөкүмәтләре дә хәбәр итте. Франция белән Австралиядә дә андый шикләр бар.

Дуңгыз гриппы моңарчы хайваннарда пәйда була, кешеләргә күчми дип санала иде. Ләкин бу яңа вирус дуңгыз, кош һәм кеше вируслары элементларын берләштергән мутант булып тора.

Дөнья сәламәтлек оешмасы белдерүенчә, әлегә бу чирнең дуңгызлардан, яисә дуңгыз итен ашаудан таралуына дәлилләр юк. Вирус кешедән кешегә, ютәл, төчкерү юлы белән күчә.

Вирус шактый тиз тарала, чөнки ул әле яңа, кешеләрдә аңа каршы тору сәләте, иммунитет юк.

"Бу вирусны өйрәнү әле башланды гына, - ди сәламәтлек оешмасы вәкиле Грегори Һартл. - Аның ничек таралуы турында җитәрлек мәгълүмат юк. Әлегә үлүчеләр Мексикада гына. Ни өчен бер илдә вирус үлемгә китерә, икенчесендә юк - без шуны ачыкларга тырышабыз."

Русиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, вирусология инстититы мөдире Дмитрий Львов бу вирусның килеп чыгасын 2004 елда ук фаразлаган булган. Галим фикеренчә, аңа каршы вакцина ясап чыгару өчен кимендә ярты ел кирәк булачак. Әлегә ул Тамифлу, Арбидол кебек дарулар кулланырга тәкъдим итә, кеше күп җыелган урыннарга бармаска, һичьюгы битлек кияргә, һавада күбрәк булырга киңәш итә.

XS
SM
MD
LG