Accessibility links

Дуңгыз гриппының икътисадка тәэсире


Дөнья илләре дуңгыз гриппына каршы зур чаралар күрә башлаганда, белгечләр бу чирнең икътисадка тәэсире турында кисәтә.

Дөньяны дуңгыз гриппы хәвефе урап ала башлады. Bирус табылган илләрнең саны көннән-көн арта бара.

Әйтергә кирәк, вирус кешеләргә генә түгел, глобаль икътисад базарына да йогынты ясады.

Туризм тармагы зыян күрә

Нью-Йорклы сәүдәгер Дорен Могаверо, чирнең базар икътисадына тәэсир итә башлады, ди.

"Дуңгыз гриппы башта һава ширкәтләрен үз тәэсиренә алды. Чөнки бу вирусны йоктырудан курыккан кешеләр сәяхәт итүдән туктата. Бу исә очучылар санын кимүгә китерде. Икенче яктан, дару җитештерүчеләр күпкә отырга мөмкин. Чөнки бу эпидемияга каршы көрәштә дарулар табу һәм авыруны йоктырган кешеләрне дару белән тәэмин итү ихтыяҗы, аларга булган игътибарны арттыра", ди ул.

Дуңгыз гриппы табылган илләр исемлегенә әлегә АКШ, Британия һәм Испания керә. Әмма Мексикада бу авырудан кеше үлеме теркәлде.

"Вирус таралган саен, икътисадка зыяны артачак"

Дөнья банкының сәламәтлектә җаваплы вәкиле Кәйт Һансен, яңа эпидемияның икътисадка ихтимал тәэиере турында аңлатма бирде:

"Икътисади зыяны бу чирнең табигатенә, кайсы илләргә таралуына һәм күпме дәвам итүенә карап билгеләнә. Вирус таралган саен аның китергән зыяны да артачак", ди ул.

Узган ел дөнья банкы грипп эпидемиясына каршы көрәштә, 3 триллион доллар акча кирәк булачак дип белдергән иде.

Эпидемияны якыннан күзәткән дөнья сәламәтлек үзәге, вирус таралса да, аны туктату мөмкин булуына басым ясый.

Һава аланнарында контроль арта

Япония һәм Кытай кебек Азия илләре, Төньяк Америка һәм Мексикадан килгән юлчыларга контрольне арттырды. Япониядә исә һава аланнарында аларга виза бирелми.

Шулай итеп, дуңгыз гриппы сәяхәт һәм туризм тарамагына зур тәэсир ясый. Шул исәптән юлчы ташучы ширкәтләргә дә.

Бу үзгәрешләр һичшиксез, бүген ягулык бәяләренең ничек 45 доллардан түбән төшүен аңлаpга ярдәм итә.

Дуңгыз итен кертү тыелa

Кайсыбер илләр дуңгыз гриппының тәэсирен туктату өчен җитди чаралар күрә.


Чирнең дуңгыз ите ашау белән йоктыру ихтималы булмавы турында белдерүләр яңгыравына карамастан, Кытай һәм Русия, Мексика һәм АКШның кайбер вилаятьләреннән дуңгыз ите кертүне тыйды.

Әлеге чаралар, глобаль кризис шартларында икътисадны тагын да начар хәлдә калдырачак дигән фаразлар тудыра.
XS
SM
MD
LG