Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:22

Мәскәүдә Дәүләт шәрык музеенда татар шамаилләренә багышланган күргәзмә ачылышында танылган рәссам, күп төрле шамаилләр авторы Нәҗип Нәккәш тә бар иде.

Ул күргәзмәгә килүчеләргә шагыйрьләрнең шигъри юлларын, Коръән аятләрен кулланып язган шамаилләрен тәкъдим итте. Теләк белдергән һәр кешенең исеменә багышлап гәрәп хәрефләре нигезендә исем шамаиле язып, бүләк итеп тапшырды. Һәм шамаилләр иҗат итүнең мастер классын уздырды. Без аннан сезне шамаилләр язуга нәрсә рухландыра дип сорадык.

«Беренче чиратта, әлбәттә Коръән, аның сүрә, аятләре. Икенче чиратта, Пәйгамбәрнең хәдисләре. Инде тагын бер шамаилләр бар - алары безнең шагыйрьләребезнең шигъри юлларын үз эченә ала. Мәсьәлән, Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырендәге: «Ярлыкагыл дип үзем һәм әткәм-әнкәмне Ходам» дигән юллары Коръәннең 14 аятендәге 41 сүрәгә аваздаш. Мин әле аның «Миграҗ», «Кадер кич» шигырьләренә дә шамаилләр эшләдем. Хәзер инде «Җиңү» сүрәсенә язарга да планым бар», диде.

«Сезнең шамаилләр кайларга куелган, кемнәр кулында бар?» дигән сорауга Нәҗип әфәнде:

«Алар музейларга да куелган. Шәхси коллекцияләрдә дә урын алган. Финляндия, Голландия, Австралиядә, Америкада яшәүче милләттәшләрдә саклана минем шамаилләр».

Дәүләт шәрык музеенда ачылган татар шамаилләре күргәзмәсе хакында ул мондый фикердә:

«Бу күргәзмәдә зур урынны 20 йөз башында, әле дәүләте дә булмаган Татарстанның китап нәшриятләрендә басылган шамаилләр алып тора. 20 йөз башы татарның энергиясе кайнап торган чор дип әйтелә. Татар сәнгатен күрсәтүдә бу күргәзмәнең әһәмияте бик зур. Күргәзмәгә килүчеләрнең күп булуы һәм җентекләп кызыксынулары да сәнгатьнең бу өлешенә ихтибар зур булуны күрсәтә» диде Нәҗип Нәккәш.

Аның әйтүенә караганда, бу шамаилләр күргәзмәсен АКШта да, Франциядә дә көтәләр икән.

XS
SM
MD
LG