Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларга мактанмау хәерле


Бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирдертү сәбәпле, югары уку йортларының татар бүлекләренә студентлар җыю эше авырлашачак. Шул ук вакытта төгәл фәннәрне хәзер бары урысча гына укыту рөхсәт ителә.

Техник югары уку йортлары өчен татарча математика дәреселеген эшләгән профессор Наил Туктамышев киләчәктә төгәл фәннәр бары урысча гына укытылачагына ышанырга теләми. Ул беренче чиратта бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирдертү өчен борчыла.

“Әгәр шулай була калса, без татар төркемнәренә студентларны ничек җыярбыз икән”, ди ул.

Туктамышев фикеренчә, югары уку йортларының үз уставлары бар һәм анда татарча укытуны кертергә була. Мисал өчен ул укыткан Казан архитектура-төзелеш университеты шулай эшләгән. Әмма әлеге устав әле Мәскәүдә расланырга тиеш.

“Инде 15 елдан артык татарча белем бирү өчен тырышлык алып бардык бит. Физика, математика һәм башка фәннәрне татарча укыту өчен дәреслекләр чыгардык. Мисал өчен төзелеш университетында 200 кеше татар бүлеген тәмамлап чыкты һәм шуның 3се фән кандидаты булды. Миңа калса бу начар нәтиҗә түгел”, ди профессор.

Хәзерге вакытта төзелеш университетының татар төркемнәрендә 95кә якын студент белем ала икән. Моннан тыш татарча төгәл фәннәрне Казан дәүләт технология университетында, Казан дәүләт техника университетында, Казан дәүләт аграр (авыл хуҗалыгы) университетында, Чаллыдагы һәм башка кайбер югары уку йортларында укыталар.

“Барысын бергә санасаң шактый гына сан килеп чыга. Күптән түгел Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Казанга килгәндә, республика җитәкчелеге бу мәсьәләне күтәргәндер дип уйлыйм”, ди физика-математика фәннәре кандидаты.

Бердәм дәүләт имтиханы мәсьәләсе дә Фурсенко белән сөйләшенгәннән соң уңай хәл ителер дип уйлан иде кайберәүләр. Әмма узган атнада Татарстанга килгән министр бердәм дәүләт имтиханы урысча булачагын кистереп әйтте.

Казанның 2 татар гимназиясе укучысының анасы да Русия югары мәхкәмәсендә эшне ота алмады.

Ул бу эш Русия конституция мәхкәмәсенә бирелер дип уйлый.

'Әгәр инде анда да уңай хәл ителмәсә, Страсбургка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, ди Туктамышев.

Кайбер белгечләр Татарстан күбрәк эшләгән саен федераль үзәк катырак кыса дигән фикердә тора. Шуңа бәлки кайбер эшләрне артык “кычкырмыйча”, тыныч кына эшләргә кирәктер, диючеләр бар.
XS
SM
MD
LG