Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 2009 бюджетына үзгәрешләр кертелде


Русия президенты Дмитрий Медведев 2009 ел бюджетына үзгәрешләр кертү турында фәрманга кул куйды.

Элек кабул ителгән бюджет белән чагыштырганда яңасында керемнең 40% кимүе, чыгымнаргың 7.5% артуы күзәтелә.

Керем белән чыгымнар арасында аерма, ягъни дефицит күләме 3 триллион сумны тәшкил итә. Бу аерманың яртысын каплар өчен акча дәүләт резерв фондыннан алыначак.

Яңа бюджет икътисадның 2.2% кимүе, инфляциянең 13% кадәр үсүе һәм Русия нефтенең бер мичкәсе 41 доллар дигән саннарга нигезләнеп әзерләнгән.
XS
SM
MD
LG