Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Русия һәм Украина премьерлары очрашты


Русия белән Украина арасындагы дәүләтара хезмәттәшлек комиссиясе утырышы кысаларында Мәскәүдә Русия һәм Украина премьер-министрлары Владимир Путин һәм Юлия Тимошенко очрашты.

Очрашуда күтәрелгән төп мәсьәлә ягулык өлкәсендә хезмәттәшлек турында иде. Путин Киевны Мәскәү белән "тирән хезмәттәшлекне" сакларга чакырды. "Хезмәттәшлек итмәсәк тышкы базарда безне авырлыклар көтә", диде Путин.

Тимошенко Украинаны Русия газы белән тәэмин итү җайга салынды, дип Мәскәүгә бу мәсьәләдә аңлашу өчен рәхмәт белдерде.






XS
SM
MD
LG