Accessibility links

Пакстанда 50 талибан сугышчысы үтерелгән


Пакстан хәрби көчләре Исламабатдан 100 чакрымда урнашкан Бунер вилаяте башкаласы Даггар шәһәрен Талибаннан кире үз контроленә алган. Хәрби чарада 50 сугышчы үтерелгән, дип хәбәр ителде.

Пакстан хөкүмәте Сват үзәнлегендә шәригать канунын кертү карарыннан соң Талибан көчләре тагын да башкалага таба якынлашты.
XS
SM
MD
LG