Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан - дөньядагы бөтен татарларның башкаласы


“Казан мәдәнияте” концепциясендә әнә шундый юллар да бар. Башкала думасында мәдәният стратегиясе кабул ителде. Ул 2015 елга кадәр исәпләнгән.

Дөрес, “Казан – дөньядагы бөтен татарларның башкаласы” дигән бренд башка билгеләр арасында беренче тормый. Дүртенчесе һәм документтагы әлеге исемлектә соңгысы ул.

“Европа белән Азия, Көнчыгыш белән Көнбатыш очрашкан урын”, “Русиянең өченче башкаласы” һәм “Русиянең көнчыгыш башкаласы” дигәннәреннән соң килә. Шулай булса да, “татарлар башкаласы” алга таба Казанның мәдәния сәясәте үсеше өчен терәк булып торачак.

Әлеге концепция мәдәниятнең бөтен тармаклары үсешен дә үз эченә алган. Әмма Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, иң беренче чиратта нигезне тәшкил иткән милли мәдәниятны җитди чаралар белән сакларга кирәк. Әлеге концепциядә дә моңа игътибар булуны билгеләп үтте ул.

“Чыннан да, монда матур сөйләм дә, үзеңне матур тоту да, милли гореф-гадәтләрне саклау да, шулай ук киләчәктә зур бер сәяхәт үзәге булачак Казан өчен казан татарлары һәм монда яшәүче башка халыкларның традицияләрен саклау да кергән”, диде Зилә Вәлиева әлеге концепция турында.

Тарихи биналар язмышы, Татар бистәсенең киләчәге күпләрне борчый. Бу хакта дума депутатлары алдында аерым сүз булмаса да, әлеге концепциядә, гомүмән алганда, тарихи мирас Казан шәһәре мәдәният сәясәтенең иң беренче игътибарга лаек мәсьәләсе булып тора икән. Алга таба башкарасы 16 өлештән торган эшләр исемлегендә дә архитектура һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау беренче булып тора.

Зилә Вәлиева да истәлекле биналарны саклау һәм яңартуны үз максаты иткән “Мирас” программасының, финанс кыенлыгы аркасында әлегә Татарстан бюджеты кабул ителмәсә дә, 2009 елда республика казнасыннан финансланачагына өметләр баглый. Бу хакта ул Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәдәният министрларының очрашуы рәсми тәмамлангач, Азатлык радиосына әйтте. Министр 2013 елда булачак Универсиадага кадәр Татар бистәсенең тулысынча төзекләнеп бетүенә дә өметләнә.

Рәсмиләр дә Казанның бу дөньякүләм спорт уеннары чарасында мәдәни башкала буларак та күрсәтергә тели. Алар белдерүенчә, Казанның яңартылган имиджы киләчәктә туристларны җәлеп итү өчен дә зур йогынты ясаячак.

“Халыкара зур вакыйгалар вакытында, шул исәптән Универсиаданы үткәргәндә дә Казанны дөньяның мәдәни үзәкләләренең берсе буларак кулланырга кирәк. Моңа ачык мисал да бар. Барселона 1992 нче елда үткән җәйге Олимпиаданы шәһәрнең мәдәни символларына нигезләнгән яңартылган имиджы буларак кулланды”, диде әлеге концепция белән таныштырган Казан шәһәре мәдәният комитеты башлыгы Динара Камалиева.
XS
SM
MD
LG