Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радио-киләчәк


Интернеттагы “Яшьләр” радиосы вәкиле Ришат Газиз (Тимер Көче) эфир киләчәген кайда күрә?




Ришат Гыйбадуллин
(чын исем-фамилиясе) дуслары белән интернетта татар мохитен булдыру өчен тырышуын әйтте.

Baltasi.ru проекты

Ришат инеттагы бу радионың “атасы” дип Балтач районы сайтын (Baltasi.ru) атый. “Аны интернетта шактый танылган шәхес – Ранил Шәрифҗанов тота”, ди ул. Шулай ук эфирга “Яшьләр” радиосы аша Илнар Нургалиев (Бармак) кебек алып баручылар та чыгып керә икән. Баксаң, бу егетләр өчесе дә бер авыл мәктәбендә, Балтач районының Норма уку йортында укыганнар икән. Алар хәзер Казанда югары белем өсти.

Татарча сөйләүче радиолар

Билгеле булганча, моннан дистә ел чамасы элек “Дулкын” радиосы да иганәче-хостинг ярдәмендә челтәр аша тапшырулар алып барган иде. Радио ябылды, пәрәвездә дә ул “үлде”. Шулай ук “Азатлык” радиосын Интернет аша тыңлап булганын Сез инде беләсез. Хәзерге көндә “Курай” һәм “Татар радиосы” тапшыруларын да, Уфадан “Юлдашны” да даими, тәүлек буе тыңлап була ди. Ә менә “Яшьләр” радиосы төнлә генә чыгып ала икән.

Биш-алты елдан соң

Балтач егетләре биш-алты елдан соң интернет аша радио тыңлаучылар саны гади радиодулкыннарны тотучылар белән чагыштырганда күберәк булыр дип көтә. Әйтик кесә телефоннарындагы интернет-хезмәтләр саны арта, интернетка керү бәясе дә кими бара. Бүген үз телефоннарындагы җыр язмаларын тыңлап йөрүчеләр күп булса, ул вакытта телефон интернет-радио тыңлаучылар саны күп булыр, дип фаразлана. Шуңа күрә, Ришат “Яңа гасыр” радиосы вәкилләрен дә веб-эфирга чыгып эшләргә тели, ди. Ришат Гыйбадуллин бу эшне зур чыгымсыз һәм киләчәк өчен отышлы эш, дип саный.

Интернетта ансатрак

Монысы тыңлау проблемасы, аны тыңлаучы үзе акча түләп интернетка кереп тормышка ашыра ала. Ә менә радионың үзен гамәлгә куючыларга авырга туры килмиме? Тыңлаучыларны веб-сигналлар белән тәэмин итү авыр түгелме? Интернет аша эфирга чыгу бүген инде дулкынга чыгудан арзанрак та, ансатрак та булып тора икән. Ни дисәң дә, эфир дулкынын сатып алу өчен махсус бәйгеләрдә катнашырга, рөхсәт алырга, шактый акча да түләргә, тәлинкәләр куярга, дулкын таратырга да кирәк. Ә интернет аша җырлар тапшырып утыру яки сөйләү өчен андый катгый таләпләр дә, кыенлыклар да юк икән.

Түләүсез радиога түләүсез хостинг кирәк

Дөрес, радионы эфирга чыгартканда студентларга кайбер матди кыенлыклар да очрый икән. Әйтик, Ранил Шәрифҗанов даими бушлай хостинг проблемасы барлыгын әйтә. Радио бит бушка хезмәт күрсәтә. Анда сөйләүче егетләр дә акчасыз эшли икән. Радио керем кертмәгәч, сайтларын да, эфирга тоташуларны да бушлай урыннар аша эшлиләр икән.

Башка сайтлар аша тыңлау

Тик интернет аша радио тыңлап булу турында кайберәүләр белми дә икән. “Яшьләр” радиосы вәкиле тыңлаучыларны туплау өчен күпсанлы сайтларга реклама куярга яки “туры юл” элергә кирәк, ди. Әйтик “Яшьләр” радиосын, мәсәлән Bulmas.ru, Baltasi.ru, Tatarсity.ru, Shariq.ru сайтлары аша да тыңлау мөмкинлеге бар.
XS
SM
MD
LG