Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каш ясыйм дип.... машина яндыру?


Берәүләр, моңа тәмәке төпчеге гаепле, диләр. Шулай гына микән? Чаллы зираты янындагы узган елгы үлән җыелмаган, машина куярга махсус урын юк, өмә ясаучылар чирәмгә ут төрткәннәр дигән дә фаразлар да бар.

Язга чыгу белән хәкимият вәкилләре халыкны зиратларга, андагы каберлекләрне, гомумән җәмәгать урыннарын чистартып тәртипкә салырга чакыра. Халыкның бер өлеше тыңлаучан, шуңа да автобусларда, үз машиналарында зиратларга юл ала. Ләкин Русиядә, кая гына барсаң да, машина куярга урын булмаган кебек, Чаллы зираты янында да махсус машина кую урыны юк. Килгән халык шәхси машиналарын зират ишегеннән бик еракта, олы юл кырыенда, анда урын булмаганнар тимер атларын узган елгы үләнгә күмелгән басуда калдырырга мәҗбүр.


28 апрель Чаллыда үлгәннәрне искә алу көне булды. Йөзләгән машина зиратка килде. Ата-анасын искә алырга килүчеләрнең кайберләре фаҗигагә дучар булды. Алар зираттан әйләнеп чыкканда басуда калган 4 машина янып беткән була. Бу көнне ике “унлы” Жигули, бер «Mitsubishi», бер «Toyota» яна. «Mitsubishi»ның мотор тирәсе генә зыян күрә. Шактый соңлак килсәләр дә, янгын сүндерүчеләр бу машинага капкан утны сүндерәләр. Сәбәп нидә? Янгын машиналары янында булган Гөлназ Әхмәтшина “Азатлык”ка болай диде:

“Монда җыелган халыкның кайберсе янгын коры үләнгә ташлаган тәмәке төпчегеннән чыкты ди. Бер хатын, ниндидер оешма өмә үткәргән, шунда үләнгә ут төрткәннәр, дигән фараз да бар", ди Гөлназ.

Чаллы янгын сүндерү идарәсенең матбугат үзәге җитәкчесе Илсөяр Зәйнуллина: “Машиналар януга тәмәке төпчеге гаепле”, дигән фикерне әйтте.

Янган машиналарның иминият полисы берсендә генә булган. Берсенең исә иминият вакыты берничә көн элек кенә чыккан.
XS
SM
MD
LG