Accessibility links

Урам җыеннарына әзерлек


1 май Уфада урам җыеннары узачак. Аңа республиканың һөнәр берлекләре дә, башкорт җәмәгатьчелек оешмалары да әзерләнә.

Әлбәттә, иң зур чараларны берләшкән оппозиция уздырырга җыена.

Берләшкән оппозициянең 1 май урам җыеннарын уздыру идарәсе башы профессор Мәҗит Хуҗин сүзләренә караганда, хакимиятләрдән кайбер мәйданда урам җыенын уздырмаска, рөхсәт ителгәннәренең вакытын кыскартырга, катнашучылар санын киметергә һәм башка кайбер чикләүләр алынган.

Шулай булуга карамастан, урам җыеннары узачак. Ул Уфаның берьюлы өч мәйданында узачак. Дөрес, хакимиятләрнең шул урында, шул вакытта башка чаралар уздырулары да мөмкин. Шундый чараларның берсе инде билгеле дә. Нәкъ 1 май урам җыены узачак Ленин мәйданы янында янгын сүндерүчеләр парад - тантаналы йөреш уздырырга җыена.

XS
SM
MD
LG