Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:15

Дуңгыз гриппына каршы комиссия утырышы узды


Башкортстан хөкүмәтенең эпидемиягә каршы комиссия утырышы узды.

Анда дөнья җәмәгатьчелеген борчуга салган дуңгыз гриппы турында сүз барды. Утырышта әлеге чир таралган Мексика, Бразилия һәм башка илләр белән республика арасында туры һава юлы бәйләнеше булмавы аталды.

Шулай булуга карамастан, Уфа халыкара һава аланында саклану чаралары көчәйтелгән. Комиссия утырышында туристларга ул куркыныч булып саналган илләргә бармый тору кирәклеге, ә инде булучыларга мотлак тикшерү үтәргә кирәклеге ассызыкланды.

Республика хастаханәләре әлеге чирне дәваларга әзер.

XS
SM
MD
LG