Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сары чире котыра


Соңгы көннәрдә Уфада сары чире белән авыручылар күбәйде.

Уфаның 4-нче санлы инфекция хастаханәсенә соңгы араларда гына да барлыгы 85 шундый авыру салынган. Башта әлеге чир белән “Фармленд” исемле даруханәләр челтәрендә эшләүче ике дистәгә якын хезмәткәр хастаханәгә салынган иде. Алар, әлбәттә, “сарыга даруханәдә сабышмаганнар”.

“Фармленд”та эшләүчеләр бергә мәҗлес уздырган булган. Русия кулланучылары хокукларын яклау буенча идарәлекнең Башкортстан җитәкчесе урынбасары Нәсимә Кучумова сүзләренә караганда, Уфаның су тазарту корылмалары тикшерелгән, ләкин чир чыганагы табылмаган.
XS
SM
MD
LG