Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдән Татарстанны кайгырту


Татарстаннан сайланган Русия дәүләт думасындагы һәр депутатка республика министрлыклары йөкләнәчәк. Татарстан хакимияте депутатлар белән хезмәттәшлеген арттыра.

Милли компонентны юкка чыгару турындагы канун кабул ителгәннән соң, күпләр Татарстаннан сайланган Русия дәүләт думасы депутатларына үпкә белдерде. Моңа кадәр латин әлифбасы белән шундый хәл булган иде.

Гомумән, Татарстаннан сайланган депутатларның республика мәнфәгатьләрен әлләни кайгыртмавы турында сүз әледән-әле булгалый. Күптән түгел Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшлекнең яңа юнәлешен тәкъдим итәчәген әйтте. Ә финанс кризис чорында Русия дәүләт думасындагы республика депутатларының беренче максаты - федераль казнадан Татарстан программалары өчен күбрәк акча җәлеп итү. Бу хакта күптән түгел республика парламентында узган киңәшмәдә дә сүз барды.

Ягъни Татарстаннан сайланган дума депутатлары федераль дәрәҗәдәге министрлыклар белән хезмәттәшлекне арттыруга ярдәм итәргә тиеш була. Моның өчен эшче төркемнәр төзеләчәк икән. Анда Татарстаннан сайланган Русия дәүләт думасы депутатлары һәм республика министрлыклары вәкилләре керәчәк.

Депутатларның берсе Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, монда бернинди дә яңалык юк.

“Без элек тә бу юнәлештә эшли идек. Мәдәният, спорт программалары нигезендә республикага күп акчалар кайтты. Хәзер бу эшне рәсмиләштереп куйдылар. Эшләмәгән депутатларга – “сез дә эшләгез инде” дигәнрәк мәгънәдә. Кем эшләгән алар һәрвакыт эшли инде”, ди Гыйльметдинов.

Аның сүзләренчә, монда күп әйбер министрлыкларның үзләреннән тора. Чөнки федераль программаларда катнашуга мөрәҗәгатьләрне алар җибәрергә тиеш.

Шул ук вакытта күптән түгел Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың барлык федераль проектларда да катнашмавына тәнкыйть белдерде.

Гыйльметдинов исә депутатлар һәрдаим республика белән ныклы бәйләнештә эшли дигән фикердә тора.

“Программалар нигезендә генә түгел, ә Татарстан дәүләт шурасы тарафыннан думага кертелгән кануннар юнәлешендә дә эшлибез. Менә хәзер алар 13әү. Кайберләре үтә, икенчеләрен яңадан эшләргә кирәк. Без беренче чиратта Татарстан мәнфәгатьләрен истә тотып гамәл кылабыз. Кемдер әйбәтрәк, кемдер бик үк әйбәт эшләп тә җиткерми торгандыр”, ди Гыйльметдинов.

Әйтергә кирәк, Татарстаннан сайланган депутатлар думада сан буенча 3нче булып тора. Шуларның берсе - Олег Морозов дәүләт думасы рәисенең беренче урынбасары. Димәк, Татарстаннан сайланган депутатларның республика мәнфәгатьләрен кайгырту өчен көче җитәрлек.

2007 елны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев та яңа депутатлар белән очрашканда, аларны сыйфатлы эшләргә чакырды. Һәм кирәк чакта республика мәнфәгатьләрен яклый белергә тиешлекләрен әйтте.
XS
SM
MD
LG