Accessibility links

Казанда Ленин һәйкәле мәсхәрәләнгән


Билгесез кешеләр Казан университетының төп бинасы каршында торган Владимир Ульянов һәйкәленә кара буяу сибеп киткән.


Университетның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, буяу һәйкәлнең баш һәм күкрәк өлешенә сибелгән. Һәйкәлнең мәсхәрә ителгәнен башта сизмәгәннәр, бу турыда журналистлар хәбәр иткәч кенә белгәннәр. Соры ташта кара буяу яхшы күренми, юешкә ошап тора.

Коммунистлар партиясенең җирле бүлекчәсе моны экстремистик гамәл дип атады һәм аңа нәфрәт белдерде. Коммунистлар мәгълүматына караганда, һәйкәл 27 апрельгә каршы төндә мәсхәрәләнгән.

Хокук саклау оешмалары әлегә бер аңлатма да бирмәгән. Соңгы вакытта Русиянең берничә шәһәрендә Ленин һәйкәлләре мәсхәрә ителде.

СССРның халык сынчысы Владимир Цигаль койган һәйкәл Казан университеты алдына 1954 елда куелган. 17 яшьлек Владимир Ульянов Казан университетының юридик факультетында 3 ай укыган. 1897 елның декабрендә баш күтәрүдә катнашкан өчен ул аннан куылган.

1925 елда Казан университетына Ульянов-Ленин исеме бирелгән. 1990 еллар башында университетның гыйльми шурасы карары белән бу исем гамәлдән чыгарылды.
XS
SM
MD
LG