Accessibility links

Баку уку йортында атышта 13 кеше үлде


Азәрбайҗан нефть академиясендә бер кеше ут ачып 13 кеше һәлак булды, 10 кеше яралынды. Бу хакта Азәрбайҗанның баш прокуратурасы хәбәр итә.

Хакимиятләр сүзләренә караганда, ут ачкан кеше - Грузиядә яшәүче Азәрбайҗан ватандашы булган. Кулга алу вакытында ул үтерелгән яки үз үзен үтергән. Бу хакта төгәл мәгълүмат юк.

Һөҗүмнең сәбәпләре әлегә билгесез. Академиядә укучы чит ил студентлары белән низаг чыккан, дип фаразлана. Тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG