Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:01

Ирек мәйданына пикетка чыккан эшмәкәрләр хакимиятне җирне тартып алуда гаепли. Бер ел үз хокуклары өчен көрәшсә дә, эшмәкәрләр бернинди уңай нәтиҗәгә ирешә алмаган.

Казан шәһәре хакимияте кризис вакытында кече һәм урта эшмәкәрләргә комачауламаска, административ киртәләрне мөмкин кадәр әзәйтергә, салымны киметергә, төрлечә ярдәм итеп торырга вәгъдә итсә дә, эшмәкәрләр арасында хакимияттән риза булмаучылар да бар.

Шушы көннәрдә Авиатөзелеш районыннан бер төркем эшмәкәр, хакимият гамәлләренә ризасызлык белдереп, Ирек мәйданына пикетка чыкты. Алар хакимиятне эшмәкәрләрдән җирне тартып алуда гаепли.

“Авиатөзелеш районындагы “Уңыш” базары урнашкан җирне Мартынов арендага ала, безгә субарендага бирә иде. Әмма ул арендага бирү хокукын “Магнит” кибетләр челтәренә 15 миллионга саткан. Узган елның язында исә, “Магнит” эшмәкәрләргә бу җирдән ике көн эчендә китергә кушты. Без үз хокукларыбызны яклый башладык. Бу мәсьәлә берничә тапкыр Арбитраж мәхкәмәдә дә каралды. Әмма хәл безнең файдага хәл ителмәде. Хакимият базарны башка урынга күчерергә тәкъдим итсә, бу проблема күптән чишелер иде. Казан шәһәре башкарма комитетының исә, базарны шул урамда бераз читкәрәк күчерергә дигән карары бар. Әмма безгә бу турыда әйтмәделәр.

Хикмәт шунда – “Магнит” өчен без көчле көндәш, чөнки базардан берничә йөз метрда гына бу челтәрнең ике кибете урнашкан. Алар сүзләренә караганда, базар урынында да алар яңа кибет төземәкче. Әмма без моңа шикләнеп карыйбыз. Безнеңчә, алар анда кибет төзергә җыенмый, ә җирне арендага алып, шул рәвешле бездән котылырга уйлый”, ди пикетта катнашкан эшмәкәр Рәшит Шакиров.

Бер ел үз хокуклары өчен көрәшсә дә, әлегә бу эшмәкәрләр бернинди уңай нәтиҗәгә ирешә алмаган. Рәшит Шакиров киләчәктә дә, хәлнең уңай якка үзгәрүенә ышанмый. Чөнки бу мәсьәлә югарыда хәл ителгән, ди ул.

“Бу хәлләр артында оешкан җинаять төркеме вәкилләре тора. Әлеге проблемада Мартынов кына катнашмаган. Аннан өстә торучылар да бар”, ди Шакиров.

Пикетта “Татарстан җирен чит ил җитештерүчеләренә сатырга җитте”, “Үз эшмәкәрләрегезгә ярдәм итегез”, “Безнең балаларның да ашыйсы килә”, “Түрәләр без сезне ашатабыз”,”Уңышка” тиясе булмагыз”, “Хакимияттән халык алдында кризиска каршы чараларның әйтүен сорыйбыз” дигән шигарьләр күренде. Алар Казан Думасы депутатларының утырышы бетеп, бу проблеманы белсеннәр дип көткән иде. Әмма милиция эшне коры тотты. Пикеттагыларны тиз генә борып кайтарып җибәрде.

“Ашан” челтәренең тиздән Казанда үз кибетен булдыру хәбәрен дә пикеттагылар тискәре кабул итә. Алар сүзләренчә, Казан зур кибетләр белән тулган. Халыкның исә базарларга гына йөрерлек акчасы бар, ди Шакиров.

“Мондый кибетләр гади халык өчен түгел. Бүген район идарәсе каршында пикетта торганда, безнең янда аз керемле гаиләләргә ярдәм итү комитеты вәкиле дә бар иде. Ул да, бүген халык “Магнитка” да, “Пятерочка”га да бара алмый, базарларга гына йөрүе турында әйтә”, ди Шакиров.

Бүген хакимият тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлеккә күрсәтелгән ярдәм турында күп сөйләнсә, дә бу тармакта проблемаларның беткәне юк. Шуңа күрә кризис вакытында, сату-алу күләмен арттыруны кайгырту белән беррәттән, эшмәкәрләргә хакимият белән көнкүреш өчен дә көрәшергә туры килә.

XS
SM
MD
LG