Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең яңа мәктәп” тә татарга урын калырмы?


Мондый бина татар мәктәпләренең хыялы гына...
Мондый бина татар мәктәпләренең хыялы гына...

Татарстан мәгариф һәм фән инистрлыгы коллегиясендә 5 елга исәпләнгән үзгәрешләр турында да сүз булды. Татар мәктәпләренең хәле яхшырыр дип өметләнүчеләр дә юк түгел.

“Татар мәктәпләрен без бик матур, бик яхшы итеп эшлибез Алла бирса!” Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның Казандагы татар мәктәпләренең киләчәгенә мөнәсәбәттә җавабы әнә шулай төгәл һәм кыска булды.

Билгеле булганча, татар җәмәгатьчелеге дә, Дәүләт шурасы депутатлары да, бу мәктәпләрдә укытучылар үзләре дә, ата-аналар да Татарстан башкаласындагы татар мәктәпләренең замана таләпләренә туры килмәве турында гел әйтеп тора.

Бәлки, 2010 елдан 14 елга кадәр булган “Безнең яңа мәктәп” дип аталган милли стратегиядә татар мәктәпләренә дә өлеш чыгар.

Альберт Гыйльметдинов
“Республикада зур эш башлана. Аңа президент Миңтимер Шәймиев шәхсән үзе җитәкчелек итәчәк. 5 елга исәпләнгән республикада мәгарифне бөтен яктан да үстерүнең дәүләт программасын әзерләү ул. Президент эшче төркемне туплый башлады инде. Мәгариф белгечләре, муниципаль хакимият башлыклары, академик оешма вәкилләре кергән көчле эшче төркем булачак”, диде министр коллегиягә җыелганнар алдында әлеге проектны әзерләүчеләр турында.

Гыйльметдинов сүзләренчә, әлеге программаны әзерләгәндә министрлык каршында экспертлар төркемнәре дә эшләячәк. Алар 20ләп булачак.

Билгеле булганча, соңгы берничә ел эчендә Татарстандагы мәгариф тармагы, гомүмән алганда, Идел буе бүлгесендәге башка республика һәм өлкәләр белән чагыштырганда әллә ни югары бәяләнмәде. Шуңа күрә, министрлыкның максаты - белем бирү өлкәсен Идел буенда гына түгел, ә Русия күләмендә беренчелеккә чыгару, икән.

“Бу программаны тормышка ашырып безнең мәгариф Русиядәге иң яхшы тармак булырга тиеш”, ди Гыйльметдинов.

Илсур Хәдиуллин
Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хәдиуллин да башкаладагы татар мәктәпләренең хәле яхшырыр, дип өметләнә. Яңа уку елына бер генә татар мәктәбе дә ябылмаячак, дип белдерә ул.

“Кемдер килеп әйтер дип көтеп тормаска тиешбез. Үзебезнең эшне алга җибәрү өчен көрәшергә һәм бергәләп эшләргә кирәк, дип уйлыйм. Татар мәктәпләренең саны кимемәячәк.

2009 елның 1 сентябреннән керәчәк яңа стандартлар буенча эш алып барыла. Шәһәр җитәкчесе Илсур Метшин безгә зур эш - милли мәктәпләрне саклап калу концепциясен эшләргә кушкан иде. Без аны эшләдек. Аның белән дә сөйләштек.

Хәзер Казанда мәктәпләрне саклап калу ул – “мәктәпкә килегез” дигән сүз генә түгел - кызыксындыру чаралары булдыру өчен экспертлар шурасы төзелде. Аңа галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар һәм җитәкчеләр керде.

Башка төбәкләр һәм шәһәрләргә үрнәк булу өчен эшне үзебездән башларга тиешбез”, ди Илсур Хәдиуллин.

Коллегиягә килгән мөдирләр
Мәскәү әлегә милли мәгариф үсешенә теш-тырнагы белән каршы. Билгеле булганча, чыгарылыш имтиханнары да бары тик урыс телендә генә биреләчәк. Коллегия утырышында бу мәсьәләгә багышланган тәфсилле сүз булмады.

Министр гына киңәшмә башланганчы журналистларга бу проблемага нокта куелмаган, сөйләшүләр дәвам итәчәк кенә, дип әйтте.

Казандагы 2нче гимназия мөдире Кәмәрия Хәмидуллина да, бу мәсьәләгә ата-аналар да, укытучылар да нокта куярга җыенмый, дип белдерде. Билгеле булганча, Русиянең югары мәхкәмәсе ата-аналарның чыгарылыш имтиханнарын татарча бирү шикаятен кире какты. Хәмидуллина Мәскәүгә ата-аналар үтенече белән барган иде. Аның сүзләренчә, бу проблема белән янып-көеп йөргәннәр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе булуны да исләреннән чыгармаган.

“Әти-әниләр арасында боерыкларны да, кануннарны да тиешле дәрәҗәдә укып аңлый торганнар, юрист белеме булганнар да бик күп. Бу эш моның белән генә төгәлләнмәс”, ди Кәмәрия Хәмидуллина.

Ул, шулай ук, милли мәгарифне бөтен нечкәлекләре белән саклауда “Безнең яңа мәктәп” проектына да өметләр баглый.
XS
SM
MD
LG