Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ут ачучы корбан сайлап тормаган


Баку уку йортында атыш
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00


Иртәнге якта уку йортының төп бинасы тирәсендә мәхшәр иде. Бинаны милиция камап алды. Яралыларны хастаханәгә озаттылар.

Үтерүче үзәк ишектән кереп юлында очраган һәр кешегә ата барган.

Генераль прокуратура белдерүенчә, кимендә 13 кеше үлгән, 10сы яраланган.

“Шаһитлар исә ут ачучы әлеге уку йортында белем алучы кеше түгеллеген әйтте. Ул Грузиянең Марнеули төбәгендә яшәүче азәрбайҗан. Студентларның берсе сөйләвенчә, әлеге кеше бинага кергәннән соң, кайбер студентлар белән бәхәсләшә башлый. Һәм шуннан соң коралдан ут ача”, ди Азатлыкның азәрбайҗан редакциясе хезмәткәре Маариф Акберли.

Баку милициясе башлыгы урынбасары журналистларга әлеге кешене үтердек дип хәбәр итсә дә, күзәтүчеләр аның үз-үзенә атуын әйткән.

Азәрбайҗан ANS телевидениесе ут ачучының исемен Надир Ширхануглы дип белдергән. Һәм ул ярсыган рәвештә барлык кешегә ата барган. Үлүчеләр арасында ким дигәндә ике чит ил студенты да бар.

Ут ачуның сәбәпләре әлегә билгесез.

Әлеге хәлдән соң академиягә Азәрбайҗан генераль прокуроры Закир Гаралов һәм эчке эшләр министры Рамил Усубов килеп тикшерү эше барышы белән танышты.

Әйтергә кирәк, Азәрбайҗан дәүләт нефть академиясе шактый абруйлы уку йортларыннан санала. Анда илнең икътисады өчен шактый әһәмияткә ия булган нефть сәнәгате белгечләрен әзерлиләр.

Әгәр дөньякүләм уку йортларында ут ачу шактый таралса да, Азәрбайҗанда бу беренче очрак.
XS
SM
MD
LG