Accessibility links

Кайнар хәбәр

Морозов: "Русиядә икенче төп халык - украиннар"


Олег Морозов һәм Илдар Халиков
Олег Морозов һәм Илдар Халиков

Чаллыда үткән матбугат очрашуында “Азатлык” хәбәрчесе сорауларына җавап биреп, Олег Морозов: “Кешенең ана телендә имтихан бирергә хокукы булырга тиеш. Ә менә татар теленең Русиядә дәүләт теле булуына Дума тискәре караш белдерәчәк”, диде.

Беренче сорау мондый иде: “Татар яшьләре оешмалары татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү буенча акция башлады. Сезнең коллега Любовь Слиска моны “язгы чир” дип атады. Татар теле мәсьәләсенең Дәүләт Думасы каралу ихтималы бармы?”, дигәнгә Морозов болай дип җавап кайтарды:

“Бу мәсьәләнең Дәүләт Думасында каралуына шикләнәм. Чөнки һәрбер телнең хокукый статусы булырга тиеш. Татарстанда татар теле урыс теле белән дәүләт теле булып тора. Татар теленең федераль күләмдә дәүләт теле булуына шигем бик зур. Монда тирәнтен хокукый нигез булырга тиеш. Русиядә икенче төп халык булып сан ягыннан украиннар тора.

Шулай булгач, тагын бер дәүләт теле кертү зарурлыгы тора. Любовь Слисканың бу мәсьәләгә аңлатма бирү рәвешен хупламыйм. Мәсьәлә күтәрелә икән, аны өйрәнергә кирәк. Ләкин аның Дума турында әйткән сүзләре белән килешәм. Ачыктан-ачык әйтәм, Дума бу мәсьәләгә тискәре караш белдерәчәк”, диде парламент рәисе урынбасары Олег Морозов.


Икенче сорау Бердәм дәүләт имтиханнарын ана телендә түгел, урысча бирдерү белән бәйле иде.

“БДИ буенча конституциянеңме, югары шураныңмы мәхкәмәсе булуын беләм. Миндә шундый тойгы, ана телендә имтихан бирү хокукы булырга тиеш. Шундый шигем бар, милли мәктәптә укыган кеше югары уку йортында тулы көченә укый алырмы?
Әгәр укучы 11 сыйныфтан соң КДУның татар теле бүлегенә керә икән - монысы мантыйкка сыя. Аның эше татар теле белән бәйле була. Универсал яссылыкта миңа башкача тоела. Шулай да ана телендә имтихан бирү хокукы булырга тиеш дип саныйм”, диде Морозов.

Әлбәттә Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Олег Морозовның халык саны буенча Русиядә украиннар икенче урында тора дигән сүзләре игътибарга лаек. Тагын бер рәис урынбасары Любовь Слиска татарларга караганда Русиядә украиннар, белоруслар күбрәк, дигән иде. Танылган сәясәтчеләр шулай дигәч, башкалар турында әйтеп тә торасы юк. Дума рәисе Борис Грызлов халык саны буенча татарларның ничәнче урында икәнен белә микән?

Рамил Хәлимов
Олег Морозов белән очрашуда Чаллы хакиме урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов та бар иде. Ул Олег Морозовның БДИ буенча җавабыннан канәгатьме соң?

“Олег Морозов һәр укучы үз телендә укый ала дигән сүзне чыгарды. Уку өчен шартлар кирәк. Бездә барлык шартлар тудырылган. Әмма имтиханны укучы укыган телендә бирә алмагач, кыенлык туа. Әти-әни баласын татар мәктәбенә биргәндә татарча имтихан турында сораячак. Имтихан укыткан телдә булырмы, моңа әле җавап юк. Мәсьәлә хәл ителсә, татар сыйныфларына укучы җыю җиңелерәк булыр иде”, ди Рамил Хәлимов.

Татар мәктәпләренең хәле быелның 1 сентябренә 1 сыйныфка килүче балалар саныннан күренергә мөмкин булачак.
XS
SM
MD
LG