Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 4 "Макдональдс" ачылачак


2009 елда Татарстанда "Макдональдс" челтәренең яңа 4 рестораны ачылачак. Бу хакта Татарстанда беренче "Макдональдс" ачылуның 10 еллыгына багышланган матбугат очрашуында челтәрнең Русия һәм Көнчыгыш Европадагы президенты Хәмзәт Хасбулатов белдерде.

Русиядә "Макдональдс"ның 220 рестораны эшли. Аларның 12 Татарстанда.

"2009 елда Казанда 3, Бөгелмәдә 1 ресторан ачылачак," диде Хасбулатов.

Моннан тыш челтәр Түбән Кама, Чаллы һәм Әлмәттә дә үз эшен киңәйтүне планлаштыра.

2009 елның май-июнь айларында Казанда Идел буе һәм Урал төбәгендәге "Макдональдс" челтәре эшен килештерү үзәге ачылачак.
XS
SM
MD
LG