Accessibility links

АКШ дәүләт департаменты террорчылык хисабын җиткерде


АКШ дәүләт департаменты 2008 елгы террорчылык хисабын игълан итте. Анда Пакстан җирләрендә яшеренгән әл-Каидә сугышчы төркеме көнбатыш өчен җитди террор куркыныч тудыручы дип әйтелә. Хисапта Иран террорчылыкны иң әүзем рәвештә яклаучы ил исәбенә кертелгән.

Хисапта шулай ук дөньяда террорчылык вакыйгаларының Пакстанга таба авышуы турында кисәтелә. Әгәр 2007 елда бу илдә 800 террор очрагы теркәлсә, бу сан 2008 елда ике тапкырга арткан һәм 1800-гә җиткән. Узган ел Пакстанда террор вакыйларында 2300-ләп кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG