Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә террор арта бара


Соңгы бер-ике атнада Төркиядә террор вакыйгалары яки террор белән бәйле хәбәрләр халыкта тыңгысызлык уятты. Моның тәэсире исә тормышның төрле тармакларында үзен сиздерә.

Бу атнада Төркиядә һәр көн саен диярлек террор яки террор белән бәйле хәбәрләр таралды.

Мәгълүм булганча, берничә айдан бирле “Әргәнәкон” террор оешмасы өстеннән хөкем процессы бара. Бу оешмада әгъза булуда шикләнелгәннәр белән хөкемгә тартыла башлаганнар Төркиядә хәрби фетнә булдыруга нигез салуда гәепләнәләр.

Прокукор шушы гәепләү белән бергә араларында пенсиядәге армия генераллары, төрле дәрәҗәдәге офицерлар, партия җитәкчеләре, университет ректорлары, академиклар, журналистлар, төрле оешма җитәкчеләре һәм “Әргәнәкон”да әгъзалыгы булган йөзләгән кешене күз сагы астына алды.

Кайберәүләре өстеннән хөкем процессы башланды инде. Кемдер яңа гәепләү актының әзерләнүен көтә. Бу мәсьәләдә оппозиция белән хөкүмәт, хәтта енералштаб белән хөкүмәт тә икегә бүленде. Кайберәүләр моңа “ясалма процесслар” дигән бәя бирә.
Каршы булучылар, Төркия хәрби фетнәдән чак кына котылды, ди.

Үткән атна азагында шушы “Әргәнәкон” процессы кысаларында Едитепе Университеты хуҗасы, элекке Истанбул мэры Бедреддин Даланның “Истәк” фонды урнашкан Босфорда Пойразкөй җирендә туфракка күмелгән корал эзли башланды. Нәтиҗәдә гранатлар, рокета ыргыткычлар һәм шартлаткычлар табылды. Дүрт офицер кулга алынды, ләкин аларның бармак эзләре туры килмәде. Бәдрәттин Далан үзе исә АКШ-та, ул да гәепләнүчеләр арасында.

27 апрель көнне иртәнге сәгать бишләр тирәсендә исә, телевизор караучылар полициянең Истанбулның Азия өлешендә Бостанҗы раонында бер өйгә мылтыклар һәм бомбалар белән хөҗүм итүләрен күрделәр. Биш сәгатькә сузылган бәрелешләрдән соң ут ачкан террорчы үтерелде. Ләкин шул арада бер полиция белән бер гади кеше үлде, җиде полицтия хезмәткәре җәрәхәтләнде. Матбугат полицияне булдыксызлыкта гәепләде.

Үткән атнада исә Төркиянең төрле төбәкләрендә ПКК белән бәйләнеше булуда шикләнелгән Демократик Җәмгыять Партиясе әгъзалары һәм радикал динче әл-Каидә әгъзасы булуда гәепләнүчеләр кулга алынды.

28 апрельдә исә элекке генералштаб башлыгы, пенсиядәге армия генералы Һилми Өзкөк Измирдан “Әргәнәкон” террор оешмасын гәепләү кысаларында сорау алынды. Сорау алу сигез сәгатькә сузылды. Төркия тарихында беренче мәртәбә югары дәрәҗәгә ирешкән бер хәрби шәхес цивиль прокурорлар тарафыннан сорауга тартыла. Аңардан үз җитәкчелеге вакытында генераллар арасында хәрби фетнә оештыру тенденцияләре соралган. Чөнки элекке диңгез көчләре командиры, пенсиядәге адмирал Өздәннең матбугатта нәшер ителгән истәлекләрендә бу турыда тәфсилле мәгълүмат бар иде. Гәрчә, ул бу истәлекләр минеке түгел дисә дә, шик-шөбһә дәвам итә.

29 апрельдә исә генералштаб башлыгы армия генералы Илкәр Башбуг журналистлар белән очрашканда, Төркиянең күпчелек көрдләр яшәгән Диярбакырның Лиҗә белән Гәнч исемле шоссе юлыннан үткән бронитанктагы 9 гәскәр ПКК куган минага бәрелеп, һәлак булды дигән хәбәр таралды. Диярбакырдан ерак түгел Һаккарида бер хәрби операциядән кайткан хәрби бүлеккә ПКК тарафынннан ачылган ут нәтиҗәсендә исә башка бер солдат үлде.

Теге яктан шул ук көнне Анкараның Билкәнт Университетында конституция хокукы буенча лекция укырга килгән элекке Юстиция министрларының берсе профессор Һикмәт Сами Түрк чак кына һөҗүмнән котылды. Аның янына килгән 23 яшьлек бер хатын-кыз гәүдәсенә бәйләгән бомбаны шартлатырга тыршышкан, әмма иминлек көчләре аны тәэсирсез хәлгә китергән.
XS
SM
MD
LG