Accessibility links

Кайнар хәбәр

План үтәлде


Казандагы һөнәр берлекләре һәм “Бердәм Русия” куйган планны үтәп 1 май җыенына 5 меңләп кеше алып чыкты. Шулкадәр кеше булачагы алдан ук хәбәр ителгән иде.

Казансу ярындагы Казан милли мәдәният үзәге мәйданы халык белән тулды.

“Барсы да анархиягә әйләнеп бетте. Бу хезмәткәрләр бәйрәме түгел инде хәзер. Уйлап чыгарылган бәйрәмгә әйләнеп калды. Күрәсезме, монда бөтенесе диярлек укучылар. Без монда эшлибез дип әйтергә мөмкин. Митингка куып чыгардылар безне”.

Казан милли мәдәният үзәгенә аталаучылар арасында бу көнне ясалма бәйрәм дип атаучылар, күпчелеге укучылар булганга канәгатьлсезлек белдерүчеләр, чыгарга мәҗбүр иткәнне яшермәүчеләр дә бар иде.

Әнә Казанның тимер юл техникумы укучылары башкалардан аермалы буларак, кулларына кәгазьдән ясалган чәчәкләр беркетелгән ботаклар тоткан. Укытучылары аларны үзебез ясадык, урамда башкарыр өчен пионер җырларын да искә төшердек, дип белдерә. Аларга да өстән күрсәтмә булган икән.

“50 кеше алып килергә кушкан иделәр. Ә без 54 булып килдек. Минем монда тимер юл техникумы тулай торагында яшәүчеләрнең бөтенесе дә. Алар ерак булганга бәйрәмгә өйләренә кайта алмады”, ди укытучылары.

“Эш, хезмәт хакы, яхшы тормыш” дип язылган кечкенә генә әләмчек тоткан Илсөяр Зәйнуллина “Радиоприбор” заводы һөнәр берлеге әгъзасы икән. Ул хезмәт хакы иң кимендә 10 мең булырга тиеш, дип белдерә. Аларның заводында эшләүчеләр айга 7 мең сум гына ала икән.

Илсөяр Зәйнуллина
“Пенсионерларга, яшьләргә, үзебезгә акча кирәк. Акчасыз беркая барып булмый. Арттырабыз дисәләр дә, бик әз бит ул. Менә пенсионерларга башта 156 сум, аннан 300га арттырдылар. Күп мени инде ул? Фатир түләүләре, азык-төлек бәяләре көн саен арта. Ничек яшәргә соң?

Һөнәр берлекләре һәм “Бердәм Русия” бергә кушылгач, бу урамга чыгуның берәр файдасы булыр”, ди Илсөяр Зәйнуллина.

Инде әйтеп узганыбызча, Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе һәм хакимият фиркәсе “Бердәм Русия”нең Татарстан бүлеге Казандагы бу җыенны да һәм йөрешне дә бергә үткәрде.

“Бердәм Русия” фиркәсенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты башлыгы Виктор Бударин сүзләренчә, хакимият фиркәсе дөрес юлда икән.

“Ниндидер уйдырмалар вакыйгалар үсешенә йогынты ясап безне бу юлдан тайпылдыра алмаячак”, ди Бударин.

Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе башлыгы Татьяна Водопьянова исә, мәйданга җыелган 5 мең кеше алдында республикадагы хәлләрнең бик үк шәп булмавын яшереп тормады.

“Бүген иң беренче чиратта минималь хезмәт хакын индексацияли торган канун кирәк. Бәяләр үсә. Бүгенге 4330 сум саны үз-үзенең мәгънәсен югалта.

Эшсезләр базарына күз салсак, эшсезгә түләнә торган 850 сум яшәү минимумының биштән бер өлеше генә. Әгәр аның гаиләсендә тагын эшсезләр булса, бу кризис вакытында ничек түзеп торырга соң?

Бүген банкротлыкка чыккан ширкәтләрнең эшчеләре бер тиен хезмәт хакы да ала алмый. Безнең республика мисал булып тора. Банкротлыкка чыккан оешмаларның 40 миллионга якын хезмәт хакы бурычы бар”, ди Водопьянова.

Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе тараткан саннарга күз салсак, бөтен республикада бүгенгә барлыгы 151 миллион сумнан артык хезмәт хакы түләнмәгән. Узган ел белән чагыштырганда бу сан 18 тапкыр артык.

Рәсми теркәлгән эшсезләр саны 60 меңгә җиткән. Ә 100 мең эшче кыскартылу алдында тора.

“Альберт белән Марат без. Казан дәүләт технология университетыннан митингка килдек. Монда зарланырга, үзеңне борчыган проблеманы әйтергә дип киләләр.

Әгәр миңа микрофон бирсәләр, хакимияттән туры гына итеп халык өчен кризис турында сорар идем. Минемчә, бүген бөтен кешене кризис борчый. Гади халык гел зыян күрәчәк. Халыкны талыйлар”.
XS
SM
MD
LG