Accessibility links

1 май чараларында 30-лап полиция хезмәткәре яраланды


Алманиянең Берлин һәм Һамбург шәһәрләрендә бәйрәм чаралары чуалышлар белән бәйләнеп китте. Анда 30 полиция яраланды һәм 49 кеше кулга алынды.

Берлин полициясе шәһәрнең көнчыгыш бистәсендә 2 меңләп кеше катнашкан урам чараларыннан соң, якынча 200-ләп баш күтәрүченең полициягә шешә һәм таш ыргытуын белдерде. Протест белдерүчеләр шулай ук юлдан узган трамвай һәм машиналарга да таш ыргыткан.

Истанбулның Шишле районында исә полициягә таш белән һөҗүм итәргә җыенган протестчылар өсләренә су сибеп тиз генә таратылды.

Европаның күп илләрендә 1 май бәйрәме эшчеләрнең протест чараларына җирлек тудыра.
XS
SM
MD
LG