Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:00

Косовода Европа полициясенә һөҗүм булган


Приштина - Европа Берлегенең Косово миссиясе вәкиле пәнҗешәмбедә Косовска Митровицагадагы бер полиция конвоена таш һәм бомбалы һөҗүм булуын белдерде.

Миссия сүзчесе Кристоф Ламфалусси конвойдагы бер машинаның җиңелчә зыян күрүен, ләкин һөҗүмдә яраланучы кеше булмавын әйтте.

Полиция конвое албан һәм серблар яшәгән Косовска Митровица шәһәренә серблар тарафыннан башланган каршылыкны бастыру өчен җибәрелгән булган.

XS
SM
MD
LG