Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутскида йортсыз калганнарга яңа торак вәгъдә итәләр


Иркутски хакимиятләре йортсыз калган кешеләргә бу айда яңа торак тәкъдим итәргә вәгъдә бирде. Һәлак булучыларны җирләү чыгымнарын шәһәр хакимиятләре үз өстенә ала, диде мэр Владимир Якубовский.
Якшәмбе көнне ике катлы йортта газ баллоны шартлаган иде. 8 кеше үлде, 7 кеше яраланды. 8 гаилә тораксыз калды. “Саксызлык белән үлемгә китерү” мәддәсе белән җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG