Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы уяулыкны киметмәскә чакыра


Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы H1N1 гриппының таралу куркынычына карата уялыкны киметмәскә чакыра. Күптән түгел Мексикадан иң куркыныч чик үтте дигән хәбәрләр килгән иде.

Илнең сәламәтлек саклау министры Хосе Анхель Кордова, кизү кими бара, дип белдергән иде. Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы Маргарет Чан үлүчеләр саны кимүе, авыруның таралуы туктады дигән сүз түгел әле, диде. Британ газетасына биргән әңгәмәдә ул, вирус киләчәктә куркынычрак формада кайтырга мөмкин, дип белдерде. Әлегә дөнья буйлап бер меңгә якын кеше яңа вирусны эләктергән дип санала. Шушы чирдән 26 кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG