Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан чемпионнар иле?


Татарстанның “Зенит” волейбол такымы республикада чемпионнар рәтен тулыландырды. Шул ук вакытта белгечләр, Казан эшсезлек буенча да алдынгылыкны бирми, ди. Эшсезлек киң таралган шәһәрләр исемлегендә ул әлегә 5нче урында.

“Рубин” футболчылары, “Ак барс” һәм “Динамо” хоккейчылары чемпион булган иде. Хәзер аларга “Зенит” уенчылары да өстәлде.

Татарстан волейболчылары былтыр да чемпион калган иде. Ул вакытта бу җиңүгә аз игътибар ителде. Быел исә, Татарстан чемпионнар мәркәзе дип атала башлагач, “Зенит”ка да танылу килде.

Шимбә, Мәскәү асты Одинцованың “Искра” такымын 3:1 белән җиңеп, “Зенит” беренчелекне яулады. Шул рәвешле алар Русия чемпионнары булды, Русия кубогына ия булды.

Волейбол сөючеләр, “Зенит” такымын “Динамо - Таттрансгаз” исеме астына хәтерли. Чөнки ул исемне 2008 елда гына алмаштырды. Моңың сәбәбе такымның химаячесе алмашыну белән бәйле. Элек “Газпром”ныкы булган “Динамо” волейбол такымы хәзер эчке эшләр министрлыгына карый. Спорт белгечләре фикеренчә, Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров бу такымны үз күзәтүе астына алгач, республикада бу төр спорт та таныла башлаган. Шуңа күрә “Зенитның” җиңүен алар, Сәфәровның да җиңүе ди.

Уен узган көнне “Баскетхолл” спорт сарае шыгрым тулы иде. Дәрәҗәле кунаклардан биредә республика президенты Миңтимер Шәймиев, Бөтенрусия волейбол федерациясе башлыгы Валентин Жуков, аның урынбасары Станислав Шевченко, Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Муратов, эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров бар иде.

Шәймиев сүзләренчә, соңгы 8 елда волейбол уенына игътибарның артуы нык сизелә. “Зенит”ка килгәндә исә, бу такымның баш тренеры Владимир Алекно һәм уенчылары да алтын егетләр.

Татар җәмәгатьчелеген исә, бер яктан Казан чемпионнар шәһәренә әйләнеп барса, шул ук вакытта аның проблемалы исемлекләрдә дә беренче урыннарда торуы борчый. Мәсәлән, “РБК.Рейтинг” агентлыгы төзегән эшсезлек киң таралган шәһәрләр исемлегендә Казан бишенче урында. Исемлеккә барлыгы 30 шәһәр кергән. Биредә Пермь, Ставрополь, Чиләбе һәм Уфа шәһәрләре генә Казаннан алда тора. Татарстан башкаласында эшсезлек мәсьәләләренең Самар, Түбән Новгород, Петербур шәһәрләренә караганда кискенерәк торуы борчылу хисен арттыра гына. Шуңа күрә, бүген Казан спортта бер - бер артлы алтын яулап, чемпионнар шәһәренә әйләнеп барса да, монда барысы да ал да гөл түгел. Әлегә Казан эшсезлек киң таралган шәһәрләр исемлегендә 5нче урында торса да, якын арада ул бу өлкәдә дә чемпион булмагае, ди борчыла белгечләр.
XS
SM
MD
LG