Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиләр бишегендә балбалларны җимерәләр


Бу хакта ТЮРКСОЙ җыелышында сүз булган. Татарстан Тукайның 125 еллыгын төрки халыклар да үткәрсә иде дигән теләктә.

“Бүген Тувада безнең борынгы төрки таш балбалларыбыз сакланган урынны, төркиләрнең бишеген Русия шактый озак вакытка Кытайларга арендага биргән. Менә шушы арендага алынган җирләрдә таш балбалларны тракторлар белән эттереп вату, җимерү башланган”.

Татар дәүләт фольклор үзәге башлыгы Фәнзилә Җәүһәрова әлеге хәбәрне Алматыдан алып кайтты. Бу хакта ТЮРКСОЙ оешмасы үткәргән чираттагы чара вакытында Халыкара тамак белән җырлаучылар оешмасы башлыгы, сәнгать галиме, ЮНЕСКО вәкиле, Тувадан килгән Зоя Кыргыс бик ачынып сөйләгән.

“Ул бу балбаллар өчен бик борчылып чыгыш ясады. Кытайлар аларны сакламыйлар, диде. Аларны җимерү бара икән. Чөнки алар торган урында минераллар табу башланган. Минераллар табу өчен зур мәйданнар ачканнар. Борынгы төрки язма ташларыбыз, ядкарьләребез, рухый мәдәният юкка чыга башлаган”.

Фәнзилә ҖәүҺәрова
Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, ТЮРКСОЙның генераль директоры Дюсен Касеинов Русия һәм ТЮРКСОЙның рәсми бәйләнешләре урнашмый торып, әллә нәрсә майтарып булмаячагын белдергән. Чөнки Русия ТЮРКСОЙга керми һәм анда күзәтүче дә түгел.

Бу киңәшмә вакытында Касеинов ничек булса да, тарихи истәлекләрне җимерүне туктату өчен ярдәм вәгъдә иткән. Чарада катнашучылар әлеге таш балбалларны видео һәм фотога төшереп рәсемдә генә булса да саклап калырга тәкъдим ясаганнар.

Касеинов, Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, үзенең рәсми чыгышы вакытында Русиядә сан ягыннан шактый күп булган төрки халыкларның яшәве һәм Русиядәге Алтайның төрки халыклар бишеге булуы турында сөйләгән.

“Кызганычка каршы, Русия әлеге ТЮРКСОЙ оешмасында күзәтүче дә түгел. Дюсен Касеинов бу мәсьәләнең кузгатылган булуы турында белдерде һәм ТЮРКСОЙга күзәтүче буларак керәчәгенә өмете бар. Бу хәл тормышка аша калганда, ТЮРКСОЙның тәкъдимнәрен хөкүмәтләр арасында килешү рәвешендә чишү мөмкинлеге булачагын белдерде.

ТЮРКСОЙ бүген төрки халыклар өчен генә түгел, ә алар белән күрше булган һәм көндәлек тормыш иткән башка халыкларга да бик мөһим икәнлекне ассызыклады”, ди Җәүһәрова.

Аның сүзләренчә, “Консерватор” журналының баш мөхәррире Рөстәм Арифджанов Русиядә яшәүче төрки халыкларның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләгән. Чыгышы вакытында озын тарихи гомер кичергән татар һәм башкортларга да зур игътибар биргән.

Билгеле булганча, ана телендә белем бирү Русиядәге төрки халыкларның иң зур проблемасы булып калуын дәвам итә. Башка проблемалар юк түгел.

“Кызганычка каршы хәл итү юллары ачык калды. Мәгарифтәге милли-төбәк компонентының алынып ташлануы да ассызыкланмады”, ди Җәүһәрова “Консерватор” журналы баш мөхәррире чыгышына мөнәсәбәттә.

Җәүһәрова әйтүенчә, Габдулла Тукайны күп кенә төрки халыклар үзләренең дә остазы буларак таный. Татарстан мәдәният министрлыгы 2011 елда бөек шагыйрьгә багышланган чаралар ТЮРКСОЙ илләрендә дә узса иде дигән теләктә.

“Минем чыгышым “Тукай һәм тугандаш әдәбиятлар” дип атала иде. Тукайның азәрбайҗан, каракалпак, кыргыз, казакъ, кумык әдәбиятләренә йогынтысы турында сөйләдем.

Кыргызстанның тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе хуплап чыгыш ясады. Төрки дәүләтләрдә бу традицияне башлап җибәрү кирәк дип табылды. Тукай һәйкәлләрен ачу тәкъдимнәре дә булды.

Төрки дөнья бердәм ул. Шуңа күрә, мәдәниятне саклау гына түгел, ә бүгенге әдәбиятләр багланышы да булырга тиешлеге әйтелде. Бүгенге татар, кыргыз, казакъ, башкорт һәм башка төрки халыкларның прозасы һәм поэзиясе уртак җыентыкларын чыгару турында да сүз булды”, ди Фәнзилә Җәүһәрова.

ТЮРКСОЙ җитәкчелеге Тукайның 125 еллыгына кушылу өчен Татарстаннан төгәл тәкъдимнәр дә көтә.

Апрель ахырында ТЮРКСОЙ һәм Казакъстанның мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы төрки халыклар мәдәниятлары хезмәттәшлегенә багышланган фәнни симпозиум үткәрде. Бу чара кысасында ТЮРКСОЙның рухый мирас комиссиясе утырышы да булды.

ТЮРКСОЙ тугандаш халыкларның рухый багланышларын булдыру һәм гореф-гадәтләрне яңарту максатында 1992 елда Истанбулда оеша. 1 елдан соң Казакъстанда оештыручы илләр аның эшчәнлеге турында килешү имзалый. Татарстан 1992 елдан бирле ТЮРКСОЙның күзәтүчесе буларак халыкара мәдәни программаларны тормышка ашырганда катнаша.
XS
SM
MD
LG