Accessibility links

Кайнар хәбәр

Митингта милли проблема күтәрелде


Гәяр Искәндәров фотолары
Гәяр Искәндәров фотолары

«Ватан» фиркасе һәм «Мөселман халыкларын үстерү фонды» бәйрәм форсатыннан файдаланып, «Яблоко» уздырган митингта катнашты. Монда милли компонентны яклап фикерләр белдерүгә форсат туды.

Беренче май бәйрәме көннәрендә «Яблоко» фиркасенең рөхсәт ителгән митингында Мөхәммәт Миначев җитәкчелегендәге «Ватан» фиркас һәм Гәяр Искәндәров җитәкчелегендәге «Мөселман халыкларын үстерү фонды»на катнашу мөмкинлеге булды.

Мәскәүнең «Сазлык мәйданы», ягъни «Болотная площадь» дигән урынында үткән митингта «Яблоко» фиркасе «Хәкимият гражданнар контроле астана» дигән шигарь белән чыкса, татарлар бер сәгатъ буе мәгариф стнадартларына милли компонентны кайтарыгыз, татар телен һәм мәгарифен тыймагыз дигән, хокук яклаучы Шайнур Абдуллин әзерләп килгән шигарьләр белән үз фикерләрен белдерде.

Бу митингта «Ватан” фиркасе рәисе Мөхәммәт Миначевка да чыгыш ясау мөмкинлеге бирелгән. “Мин инде ул митингны оештыручы «Яблоко» ның җитәкчесе Митрохинны да, хокук яклаучы Андрей Бабушкинны да яхшы беләм», диде Миначев.




Болай да тикшереп кертелгән митингка, аларның нинди плакат алып килүләре дә милиция хезмәткәрләре һәм Митрохин тарафыннан тикшерелгәннән соң гына һәм рөхсәт ителгән.

«Яблоко» фиркасе вәкилләре «Ватан»ны үз оешмасына керергә чакырган. «Шул ук вакытта Митрохин минем чыгыш нинди темага булачагын, анда фамилияләр әйтелмәсме дип сораштырганнан соң гына сүз бирде, ул инде үзенең чыгышында да каты тәйнкыйть сүзләре әйтсә дә гомум адрес белән, фамилияләрне әйтми генә тәнкыйтьләде. Алар үзләре дә хәкимияттә утыра шул. Шуңа күрә тәнкыйтьләре дә йомшак», диде Мөхәммәт әфәнде.

«Яблоко» фиркасе митингта татарлар күтәргән проблема, ягъни федераль мәгәриф стандартларына милли компонентны кайтару турында түгәрәк өстәл уздыру тәкъдиме дә керткән. Ул чара июль айларында узарга мөмкин.

Ә инде Мөхәммәт Миначев үзенең чыгышында: «Милли мәгарифне тыю, милли телләрне бетерү - ул демократияне бетерүнең башы дип санарга булла, милициянең урамга чыгып кешеләрне атып үтерүләре дә шушы кануннарның нәтиҗәсе», дип санавын әйтте. Сожыннан өенә кергән тентүләр хакында сөйләде. Аның белдерүенә караганда, тентү ясаучылар тарафыннан тартып алынган компьютер әле һаман да кайтарылмаган.
XS
SM
MD
LG