Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:22

Сафиуллин Дөнья банкы белгечләре белән очрашты


Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин, Франциядә Фонтенбло форумында катнашканда, Дөнья банкы вәкилләре белән очрашты. Очрашуда сүз хезмәттәшлекне дәвам иттерү, аның яңа юнәлешләрен билгеләү турында барды, дип хәбәр итә "Татар-информ". Аерым алганда, Дөнья банкы белгечләре халыкара төркем белән тикшеренүләр алып бару өчен Татарстанга танылган уку йортларын алып килергә ярдәм итәргә вәгъдә итә. Шул ук вакытта, республиканың инновация өлкәсендә җитештерелә торган товарларын дөнья базарларына чыгару турында да сөйләшүләр бара.

Татарстан Дөнья банкы белгечләре белән 2000нче елдан бирле хезмәттәшлек итә.

XS
SM
MD
LG