Accessibility links

Кайнар хәбәр

Боралаклар яңгыр булып ява…


Узган шимбәдә Казаннан ерак түгел “Ми-2” боралагы җиргә килеп төшә, һәм яна башлый. Соңгы елларда оча торган машиналар яңгыр булып ява. Нәрсә бу?

Татарстан җирлегендә боралаклар еш һәлакәткә очрый. Аеруча җәмәгатьчелектә шау-шу тудырганнары арасында 2005 елның апрелен искә алырга була. Ул вакытта Канадада җитештерелгән 2 урынлы “Сафари” боралагы Азнакай районы үзәгеннән ерак түгел җиргә килеп төшә, ике кеше үлә. Икенче бер очракта, 2008 елның 26 октябрендә 4 кешенең гомере өзелә. Анда “Ми-8” боралагы Яшел Үзән районында Яңа Тура авылы кырыена мәтәлә. Монда Казан боралак заводында җитештерелгән машинаны очышта тикшергән булалар. Әлеге һәлакәттә үлүчеләр арасында бер татар кешесе дә бар. Бу очрактан соң Яңа Тура халкы безнең авыл өстендә очышлар булмасын дип мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итә, ләкин үтенечләре кире кагыла.
2008 ел, Татарстанның Яшел Үзән районы, Яңа Тура авылы


Инде менә узган шимбәдә, 2 май көнне тагын бер “Ми” маркалы, Казан авиация оешмасы боралагы очып киткән җиреннән кире җиргә әйләнеп төшеп, ава һәм дөрләп яна башлый. Һава машинасында булган 3 кеше исән кала. Пилотларның берсе татар - Илсур Ибраһимов. “Ми-2” боралагы Казаннан Мамадышка санитар максатларда күккә күтәрелгән була. Ләкин шуңа да карамастан, Татарстан һавасында боралаклар тавышы еш ишетелә. Алар очуларын дәвам итәләр, аеруча түрәләрнекеләр. Күзәтүчеләр әйтүенчә, республика җитәкчелеге оча торган машиналардан чит илнекен хуп күрә ди, хәтта бер-берсенең туган көннәренә боралаклар бүләк итәләр икән.
XS
SM
MD
LG