Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

Әфганстанда кимендә 27 кеше һәлак булды


Әфганстанда булган берничә һөҗүм аркасында кимендә 27 кеше һәлак булды. Забуль вилаятендә юлга салынган мина шартлаганнан соң 12 кеше үлде. Алар арасында хатын-кызлар һәм балалар булган. Шул вилаяттә талиблар саклау ширкәтенең машиналарына да һөҗүм иткән.

Лагман вилаятендә 14 яшьлек интиһарчы шартлавы аркасында җирле хакимият вәкиле һәм аның сакчылары һәлак булды.

XS
SM
MD
LG