Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ-нең Бәләбәй бүлекчәсе 20 еллыгын билгеләде


Ул шәһәр мәдәният сараенда узды. Анда хакимият вәкиләре дә катнашты.

Татар иҗтимагый үзәгенең Бәләбәй бүлекчәсе башы Мәҗит Кәримов сүзләренә караганда, оешма 20 ел эшләү дәверендә шактый эшләр башкарган. Шуларның иң зурлары дип татар гимназиясе, балалар бакчасы ачу, Татарстан телевидениесен карауны оештыру кебек мәсьәләләрне атады.

Алар үзләренең акчаларына махсус җиһаз алып телевидение карауны оештырган булганнар. Ләкин Уфадан белгечләр барып, аны өзеп киткән. Хәзер спутник тәлинкә аша карый башлаганнар.
XS
SM
MD
LG