Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия көрдләрне куллана


Русия бәйсезлек таләп иткән көрдләр белән хезмәттәшлеген арттырмакчы. Моны ул Төркиягә үч итеп эшли. Шул ук вакытта Русиядә дә бәйсезлек сораган халыклар бар.

Төркиядә яшәүче көрдләр үзләренә бәйсезлек сорый һәм шул сәбәпле төрекләр белән низаг шактый еллар дәвам итә. Русия моны үз мәнфәгатьләрендә бик оста куллана. Ягъни, Төркия хәзер Көньяк Кавказда үз әһәмиятен арттырырга теләү нәтиҗәсендә, Русия көрдләр белән дуслыкны тагын да җәелдереп, Анкараны бу юнәлештән тоткарламакчы.

Халыкара көрд иҗтимагый берләшмәләр рәисе Мераб Шамоев Мәскәүдә белдерүенчә, Русиянең көрдләргә уңай карашы бу ике якның да мәнфәгатьләренә туры килерлек перспективалар булдыруга ярдәм итәчәк. Ягъни моннан ике як та отачак дигән сүз.

Көнчыгыш-Көнбатыш тикшеренү үзәге җитәкчесе Әрәстүн Оруҗлы әйтүенчә, радикал сепаратист көрд партияләре алар элек тә совет берлегеннән финансланды һәм нәтиҗәдә Русия аларны үз күзәтүенә алды.

“Кайбер мәгълүматларга караганда, хәтта Русиядә аларның сугышчыларын әзерли торган лагерьлары да бар. Мисал өчен Русия матбугат чаралары аны Яраслауда урнашканын яздылар”, ди Оруҗлы.

Аның сүзләренчә, 30 апрельдә Азәрбайҗанда булган шартлауны да көрд оештырган һәм соңгы 15 елын ул Русиядә, ягъни Мәскәү өлкәсендә яшәгән.

“Азәрбайҗан матбугат чаралары ул махсус хезмәтләр тарафыннан Русиядә әзерләнгән дип әйтте”, ди Оруҗлы.

Бу эш киләчәктә дә шулай дәвам итәргә мөмкин икән. Чөнки Төркиянең Кавказда үз ролен арттырырга теләве, әлбәттә Русиягә тыңгылык бирмиячәк. Җитмәсә бу көннәрдә билгеләнгән Төркиянең яңа тышкы эшләр министры Әхмәт Давутуглы да Көньяк Кавказга игътибар артачагын раслады.

“Төркия проблемаларны күзәтүче булып кына кала алмый, ул аларны бетерергә һәм төбәктә тәртип урнаштырырга тиеш,” диде ул.

Димәк киләчәктә Төркиянең көрд төбәкләрендә киеренкелек артырга мөмкин.

“Сепаратистларга читтән ярдәм килсә, террорлык гамәлләре күбәячәк. Һәм бу Төркиянең үзендә генә түгел, ә аларның, дәүләт эшлеклеләрендә, дипломатларында чагылыш табачак”, ди Оруҗлы.

Ләкин аның фикеренчә, Русия көч кулланып кына бу юнәлештә бернинди уңышка ирешә алмаячак. Чөнки бу инде иске ысуллар.

“Русиянең үз эчке проблемалары да җитәрлек. Төньяк Кавказда исламның нык үсеш алуы, икътисади кризис һәм төбәкләрдәге проблемалар шактый”, ди белгеч.
XS
SM
MD
LG