Accessibility links

Самар өлкәсендә милиционер гаиләсенә аткан


Самар өлкәсендә милиция хезмәткәре Сергей Аткин табель коралыннан гаиләсенә аткан. Ана кеше ике яшьлек улын үзе белән каплаган, баласын саклап кала алган. Аткин хатынына аткан, аның корсагын, күкрәген, башын һәм сул җилкәсен яралаган. Хатын-кыз авыр хәлдә хастаханәдә ята. Бала шок кичерә.

Сергей Аткин соңыннан үз-үзен атып үтергән дип хәбәр ителә.

“Вести” каналы язганча, сержант Аткинның гаиләсендә кыенлыклар булган. Хатыны аннан аерылырга теләгән. Эштә милиционерны яхшы хезмәткәр итеп сурәтлиләр. Аткан вакытта ул аек булган, дип хәбәр итә агентлыклар.

Күптән түгел, Мәскәүдә, шәһәр милициясенең Царицино бүлеге башлыгы Евсюков, хатыны белән ачуланышканнан соң, очраган 3 кеше атып үтергән иде, 6 кешене яралаган иде.
XS
SM
MD
LG