Accessibility links

Кайнар хәбәр

H1N1 гриппын эләктерүчеләр саны бер меңнән артты


H1N1 гриппын эләктергән кешеләр саны бер меңнән артты. Бу хакта Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итте. Бу куркыныч авыру инде 20 илдә табылган. Аннан 25 кеше үлгән.

Әмма халыкара оешма вирусның таралу куркынычын иң югары 6нче дәрәҗәгә күтәрергә уйламый.

Русия белгечләре, вирусның илгә кертелү куркынычы һаман да актуаль, дип әйтә. Русия куллану базарын күзәтүче оешманың Мәскәү бүлеге башлыгы, вирус Мәскәүгә 2 атнадан килеп җитәргә мөмкин, дип белдерде.

Элегрәк, Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы H1N1 гриппына карата уяулыкны киметмәскә чакырган иде.

XS
SM
MD
LG