Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:41

Төркиядәге туйда 44 кеше атып үтерелгән


Төркиядә, илнең көньяк-көнчыгыш өлешендә, Билгә авылындагы атыштан соң кимендә 44 кеше үлгән. Рәсми хәбәрләргә караганда, мылтык һәм граната белән коралланган билгесез кешеләр туйга бәреп кергән һәм кунакларга һөҗүм иткән.

Үлүчеләр арасында хатын-кызлар һәм балалар күп.

Илнең эчке эшләр министр Бәшир Аталай, бу хәл авылдагы ике гаиләнең үзара дошманлыгыннан килеп чыккан һәм корд сугышчыларына бәйле түгел, дип белдерде.

Аның әйтүенә караганда 8 кеше кулга алынган.

XS
SM
MD
LG