Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:24

Татарстанда икенче бөтендөнья сугышы ветераннарын тәбрикләү башланды. Татар сугышчылары башкалардан ким көрәшмәде, ди ветеран бабайлар.

Сугыш бетүнең 64 еллыгы уңаеннан, Казан шәһәре мәгариф идарәсе “Җиңү варислары” исемле концерт оештырды. Әлеге чара Камал театрында үтте. Казан шәһәреннән җыелган 130 сугыш ветеранына бәйрәм концертын Абдулла Алиш исемендәге сәнгать сараена йөрүче балалар күрсәтте.

Мәгариф идарәсенең татар хоры Камал театры фойесында сугыш ветераннары өчен җырлар да башкарды. Шулай ук, сугышка багышланган күргәзмә дә урын алды.

Татар хоры җырларыннан тыш, сәгать ярымга сузылган “Җиңү варислары” концертында бер татарча шигырь, җыр ишетелде һәм бию тәкъдим ителде.

Хәсән Шәйдуллин тормыш иптәше Мәгъзудә белән
Концерт тулысынча урыс телендә генә барса да, татар милләтеннән булган ветераннар, татарлар һәрвакыт батыр халык булды, дип әйтә. Хәсән Шәйдуллин әйтүенчә, татар сугышчыларының күпчелеге илнең бәхетле киләчәге өчен һәлак булды.

“Безнең татар халкы гомергә көчле булды. Үзем белән бергә сугышта катнашкан авылдашларым беркайчан да дошманга бирелмәде. Ул елларда ватанпәрвәрлек бик көчле иде. Илне саклап калу, дошман яулап алган җирләрне азат итәр өчен күпләр үзләренең гомерләрен бирде. Мин туган авылдан гына 289 кеше сугыштан әйләнеп кайтмады. Без бер йорттан өч кеше чыгып киттек. Кайбер аналар елый-елый 4-5 балаларын озатты. Әмма күбесе әйләнеп кайтмады. Киләчәк буынны бәхетле тормышта яшәтү өчен үзләренең гомерләрен бирде”, дип сөйли сугыш ветераны Хәсән Шәйдуллин.

Әмма Совет иленең сугышта җиңеп чыгуында татар халкының катнашы зур булса да, “Җиңү варислары” концертында урыс халкы, чиркәү сүзләре артык күп кулланылды диючеләр дә булды. Җиңүне урыслар гына яуламады бит, ди концерт карарга килүче Галишан Нуриәхмәт.

“Безнең ил алып барган тәрбия эшенең нәтиҗәсен күрергә була. Концерт тулысынча диярлек “изге урыс”, “изге чиркәү” рухында узды. Монах киемнәре киеп чыгучылар да булды. Концертка күз буяу өчен генә бер бию һәм җыр тыкканнар. Милли рух бөтенләй сизелмәде. Мәскәүнең Татарстанга карата алып барган сәясәте Җиңү бәйрәменә багышланган чарада күренде. Әлеге концерт татар сәясәтенең, мәктәбенең, мәдәниятенең бетеп баруын күрсәтте.


Сугышта бит урыслар гына түгел, татары да, керәшене дә, мишәре дә – барысы да катнашкан. Алар турында “Өченче көн тоташ кар ява, өченче көн әрни бер яра” дигән җырны җырларга да кеше табылмады. Шовинистик тәрбиянең нәтиҗәсе бу концертта ярылып ята. Халыклар дуслыгы дигәне татарның түзүенә кайтып кала. Әмма безнең халык чыдый-чыдый милләт икәнен дә онытып бара”, ди Галишан Нуриәхмәт.

Шулай итеп, җиңүгә багышланган чараларда татар факторының кысылуы күренә диючеләр бар. Әмма ветераннар татарларның сугышта, Тукай сүзләре белән әйтсәк, арысландай көчле булуын хәтерли.




XS
SM
MD
LG