Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мухровани хәрби бүлегендәге фетнә тәмамланды


Грузия президенты Михаил Саакашвили фетнәчеләр белән сөйләшүләр үткәргәннән соң, алар коралларын ташлады, дип хәбәр итте саклану министрлыгы вәкиле.

Хакимиятләр, бу фетнә иртәгәгә билгеләнгән НАТО хәрби күнегүләренә комачаулау максатында оештырылган дип белдерә. Рәсми Тифлис бу чараны оештыруда Русияне гаепләде. Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин исә шушы гаепләүләрне "абсурд" дип атады.

Бүген көндез башкала Тифлистан ерак түгел бер урында - Мухрованида урнашкан бер хәрби бүлектә хәрбиләрнең баш күтәрүе турында хәбәрләр чыкты. Бу бүлек хәрбиләр тарафыннан камап алынган булган, хәрбиләр белән сөйләшүләр алып барылды.

Баш штаб вәкиле Утиашвили әйткәнчә, Грузия күзләү хезмәтләре фетнә әзерләүне белгән, бер көн алдан кайбер офицерлар кулга алынган булган.

Грузия эчке эшләр министрлыгы журналистларга шушы фетнә алдыннан башка бер чараның әзерләнү мөмкинлеге турында бер видеоязманы күрсәтте.

Анда хәрбиләрнең берсе 5 май көнне бригаданың илнең җитәкчелеген бәреп төшерү максатында Тифлиста хәрби чаралар оештырырга җыенуны турында сөйләгән, дип хәбәр ителә.

Шушы видеодагы кеше, Грузия хәрбиләре Көньяк Осетиядә урнашкан Русия хәрбиләренә килеп кушылырга тиеш булган, дип әйтә.

6 майда Грузиядә “Тынычлык хакына хезмәттәшлек” дип исемләнгән НАТО хәрби күнегүләре башланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG