Accessibility links

Үтәмилләтчеләр милициягә игътибарын арттыра


5 майны такырбашлар – “уч алу көне” дип игълан итте. Түбән Новгородта милиция бинасына һөҗүм булган. Мөселманнар борчуда.

Сишәмбегә каршы төндә билгесез кешеләр Түбән Новгородның Ленин районы эчке эшләр идәрәсе бинасына 3 шешә белән ягулык ташлаган. Аның берсендә - бензин, икенчесендә, керосин, өченчесендә - солярка булган. Корбаннар юк дип әйтелә.

Әлеге хәлне оештырган кешеләрне әлегә тота алмаганнар. Әмма бу “уч алу” көне уңаеннан такырбашларның эше дигән фараз бар.

Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәтендә дә бу хакта ишеткәннәр. Һәм мөселманнарны сак булырга чакырганнар.

“Безне бу хәл борчуга салды”, ди нәзарәт рәисенең урынбасары Абдулбари хәзрәт Мөслимов.

Аның сүзләренчә, Түбән Новгородта узган ел такырбашлар тарафыннан азәрбайҗан егетләренә һөҗүм булган, Малайзиядән килгән кешене дә кыйнаганнар.

“Быел әле барысы да тыныч, әмма куркыныч барлыгын аңлыйбыз. Аеруча да яулыклы мөслимә кызларыбыз өчен куркабыз”, ди Мөслимов.

Такырбашларның славян йөзле булмаганнарга һөҗүмнәре арта барганын “Сова” үзәге дә үз хисабында белдергән иде. Әмма милиционерларга һөҗүм әле яңа күренеш. Бу атнада гына да инде ике шундый очрак билгеләнде. Түбән Новгородтагы хәлгә кадәр, дүшәнбе кич Мәскәү өлкәсендә такырбашлар милиция хезмәткәрен үтергән дигән хәбәр таралды. Соңырак ул кире кагылды кагылуын.

Кеше хокуклары институты җитәкчесе Валентин Гефтер сүзләренчә, соңгы вакытта эчке эшләр оешмалары ксенофобия чагылышына күбрәк игътибар итә башлады. Һәм әлеге өлкәгә караган мәхкәмә эшләренең артуы да моңа мисал булып торадыр.

Бәлкем нәкъ шул ачудан такырбашлар милиционерларга карата һөҗүмнәрен арттыргандыр дигән фикерләр йөри. Чөнки “уч алу” көне алдыннан уздырылган әзерлек чарасында да такырбашлар милиция бүлеген яндыру күренешләрен видеога төшереп интернетка элгән.

The Independent язуынча, Русия хакимияте җитәкчеләре хәзер такырбашлар илнең иминлегенә куркыныч тудыруын аңлый башлаган һәм әгәр элек үтәмилләтчеләрнең Русия дәүләт думасында “астан” гына үз яклаучылары булса, хәзер күрәсең монардан баш тартканнар.
XS
SM
MD
LG