Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:12

ИлназБах-автор-башкаручы, гармунчы, туйлар алып баручы һәм шул ук вакытта оялчан егет тә икән.

ИлназБах ул аның тәхәллүсе генә. Чын исеме Илназ Бахавиев. Ул Татарстанның Арча районы егете. Бүгенге көндә Татар дәүләт педагогика университетында тәрбия эшләре буенча педагог, аспирантурада укый. Рөстәм Закиров белән республика районнарында концертлар куеп йөри.

Илназга 25 яшь, әлегә өйләнмәгән, башлаган эшләрем күп ди, шәхси тормышка вакыты калмый. Төрле уен коралларында уйный, гармун, синтизатор һәм башкалары. Әйткәнебезчә, автор-башкаручы, “Аңла йөрәгемне” җырының сүзен дә, көйләрен дә үзе язган. Бу көннәрдә аның татар телле радиоларда шулай ук “Көтәрмен”, “Насыйп булсын” җырлары әйләнә. Шуны да әйтергә кирәк, Илназ “Барс Медиа” ширкәте белән килешү төзегән, аның иҗатын әлеге ширкәт күтәреп алып, халыкка танылуда ярдәм итә.
"Татар җыры - 2008" концертында


ИлназБах кайчандыр “Сәфәр” төркемендә дә җырлап йөри. Шул вакыттагы җырлардан ул аеруча “Лилиям” җырын хәтерли. Чөнки калган егетләрнең барсының да тормыш иптәшләре Лилия исемле була. Төркем озак яшәми, төрле сәбәпләр аркасында таркала. Илназ үзе моны, егетләр яхшырак эш таптылар да, җырлауны кырыйга куйдылар дип аңлатты.

Илназ үзен оялчан егет дип саный, студент булган вакытта вата-җимерә русча сөйләшә, хәзер инде ул чорларны елмаеп кына искә ала. Хәзер инде ул рәхәтләнеп үз телендә аралаша, иҗат итә. Башкаларга да тәэсире бар, рус яшьләре дә татарчага тартыла башлаганнар, “Что сказал син?” дип Илназдан тәрҗемә итүне сорый башлаганнар.

бәйле язмалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG