Accessibility links

НАТО Русиянең сөйләшүләрдә катнашмавына кызганыч белдерә


НАТО Русия тышкы эшләр министрының Русия-НАТО җыенында катнашмавына кызганыч белдерде.
НАТО сузчесе Кармен Ромеро, альянс башлыгы сөйләшүләр өчен яңа датаның билгеләнүенә омет белдерде, дип хәбәр итте.

Лавровның тышкы эшләр министрлары саммитына барырга җыенмавы турында Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин хәбәр итте.

Бу җыен Русия-Грузия сугышыннан соң беренче югары дәрәҗәле очрашу булырга тиеш иде.

Күптән түгел НАТО Русиянең ике дипломатын күзләүдә гаепләп, аларны альянстан куды.

Шулай ук Русия НАТОның Грузиядә хәрби күнегүләр үткәрергә җыенуына кәнагатьсезлек белдерә.
XS
SM
MD
LG