Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-НАТО: сикәлтәле юл


НАТО күнегүләренә бер көн кала, Грузиянең танк батальонында фетнә купты
НАТО күнегүләренә бер көн кала, Грузиянең танк батальонында фетнә купты

Русия һәм Көнбатыш үзара мөнәсәбәтләрен яхшыртырга вәгъдә итсә дә, бу эш әлегә бик авыр бара. Узган атна НАТО Русиянең ике дипломатын күзләүдә гаепләп куды. Чәршәмбе альянс Грузиядә хәрби күнегүләр башлый. Мәскәү боларны провакация дип атады.

Чәршәмбе Грузиядә 19 ил, шул исәптән элекке совет илләре катнашында, НАТО һәм партнер илләренең хәрби күнегүләре башлана. Бу күнегүләр узган ел башында, Русия-Грузия сугышына кадәр үк билгеләнгән булган, анда террорга һәм күпләп юк итү коралына каршы тору чаралары каралачак, диелә.

Күнегүләр, башланганчы ук, Мәскәү белән Көнбатыш арасында киеренкелек артуга сәбәп булды. Узган атна Русия президентны Дмитрий Медведев аларны провакация дип атады.

"Көнбатыш партнерларыбыз безне ничек кенә тынычландырмасын, 6 майдан 1 июньгә кадәр Грузиядә үтәчәк НАТО күнегүләре, ачыктан-ачык провакация булып тора", - диде Медведев.

Фетнә

Сишәмбедә, күнегүләргә бер көн кала, Грузиянең Мухровани хәрби бүлегендә фетнә купты. Грузия президенты Михаил Саакашвили анда үзе барып, хәрбиләрне тынычландырырга мәҗбүр булды. Рәсми Тифлис моны Мәскәүнең провакациясе дип атады, Мәскәү гаепләүне кире какты.

"Мин төньяк күршебезне һәр төрле провакациядән тотылып калырга чакырам, - диде Саакашвили. – Грузиядә мондый провакацияләр эшләми. Грузин халкы мондый капканнарга капмый."

Җәнҗал

Грузиядәге күнегүләр Мәскәүнең НАТО белән бердән-бер каршылыгы түгел. Узган атна альянс җитәкчелеге Русиянең ике дипломатын күзләүдә гаепләп, аларны куу турында хәбәр итте.

Куылган дипломатларның берсе Виктор Кочуков Русиянең НАТО вәкиллегендә баш киңәшче, икенчесе – Василий Чижов атташе булып эшләгән. Василий – Русиянең Европа Берлегендә вәкиле Владимир Чижов улы. Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин моны провакация дип атады.

Килешү

Үз нәүбәтендә, Русиянең узган атна Абхазия һәм Көньяк Осетия белән имзалаган килешүе Мәскәү белән Көнбатыш арасындагы мөнәсәбәтләргә чираттагы орым булды.

Бу килешү нигезендә Русиянең чик сакчылары сепаратист төбәкләрнең Грузия белән чикләрен саклауда ярдәм итәчәк. НАТО һәм Европа Берлеге бу килешүне узган елның август аенда Европа Берлеге ярдәмендә ирешелгән солых килешүен бозу дип атады.

Берлек

Моннан тыш, Мәскәүнең Европа Берлеге белән мәнәсәбәтләрендә киеренкелек күзәтелә. Берлектә рәислек итүче Чехия пәнҗешәмбе Прагада алты элекке совет иле белән очрашу үткәрә. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Берлекнең бу илләр белән якынаю сәясәтенә тәнкыйть белдерде.

19 майда НАТО-Русия шурасының тышкы эшләр министрлары дәрәҗәсендә очрашуы үтергә тиеш иде. Сишәмбедә рәсми Мәскәү, соңгы вакыйгаларны сәбәп итеп, бу очрашудан баш тартуын хәбәр итте.

Төймә

Берничә ай элек кенә Русия һәм американ рәсмиләре үзара мөнәсәбәтләрнең «төймәсен сүндереп-яндыру» сәясәтен игълан иткән иде. Соңгы тәрәккыят бу сәясәт инде үзгәрәме дигән сорауларга сәбәп булды.

"Алай дип уйламыйм, бармаклар әле дә шул төймәдә", - ди Лондондагы Европа сәясәте үзәге белгече Эндрю Уилсон.

Ул арада Русиядәге кайбер күзәтүчеләр бу соңгы вакыйгаларда, шул исәптән, күзләү җәнҗалында да, Русия җитәкчелегендә барган көрәш нәтиҗәсен күрә. Мәскәүдәге Carnegie үзәге белгече Александр Малашенко Тһе Moscow Times басмасына әйтүенчә, бу җәнҗалны Кремльдәге Көнабтыш белән мәнәсәбәтләрнең җайлануын теләмәгән көчләр оештырган булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG