Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә үз сәясәтен үткәрү кыйммәткә төшә


7 май – радио көне. Әмма соңгы елларда радиога караганда телевидениенең әһәмияте зуррак кебек тоела. Русия пропагандасы белән сугарылган телевидениедән БДБ илләре баш тарта.

Инде “аякка баса” башлаган БДБ илләренә үз сәясәтен “тагарга” тырышкан Русия телевидениесе шактый туйдырды бугай. Хәтта инде Мәскәү белән мөнәсәбәтләре әйбәт булган илләр дә аны күрсәтмәү өчен төрле сәбәпләр таба. Грузия белән Украинаның Русия тапшыруларыннан баш тартуы аңлашылса да, хәтта Мәскәүгә дустанә булган Беларусь һәм Таҗикстан да үзләрендә күршеләренең телевидениесен күрсәтүгә рөхсәт бирмәде.

Әлбәттә, БДБ илләренең күпчелеге моны акча яки техник сәбәпле ике якның килешә алмавыннан гына дип аңлатырга тырыша. Мисал өчен Таҗикстан җитәкчелеге “РТР-Планета” үз тапшыруларын күрсәтү өчен арттырылган бәядән түләргә теләми дип белдерә, ә Украина ягы 1нче канал килешүне үтәмәде, ягъни программаларын украин телендәге субтитрлары белән тәэмин итмәде һәм ил кануннары таләпләрен искә алмады, ди. Минскиның да моңа үз аңлатмасы бар.

“Һәрхәлдә Беларус матбугат министрлыгы моның сәбәбе акчага бәйле дип аңлата. Ягъни Русия каналлары кыйммәтле тапшырулар тәкъдим итә һәм без аны түли алмыйбыз, ди. Ә менә Русия телевизион ширкәтләре исә киресенчә безнең илгә тәкъдим ителүче тапшырулар бик арзан булуын әйтә”, ди Беларустагы Азатлык радиосы хәбәрчесе Игорь Корней.

Аның сүзләренчә, сәбәп акчада гына түгел.

“Русиянең 1нче каналы, РЕН ТВ һәм хәтта НТВда Беларус хакимиятенә тәнкыйди карашта тора. Шуңа алар җитәкчелекнең ачуын чыгара”, ди Корней белгечләр фикеренә таянып.

Мәскәү әле һаман БДБ илләренең бәйсез аерым ил булуы белән килешеп бетә алмый төсле һәм аларга үз пропагандасын җиткереп торуны гадәти саный. Грузия. Украина һәм башка кайбер илләрнең президентларын тәнкыйтьләгән тапшырулар әледән-әле чыгып тора.

Таҗикстан президенты Эмомали Раһмон дәүләт юлламасында:

“Дөньякүләмендә безнең дәрәҗәне киметү өчен мәгълүмати сугыш алып барыла. Кайберәүләргә безнең бәйсезлек һич тынычлык бирми”, диде.
XS
SM
MD
LG