Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:35

НАТОның Грузиядәге күнегүләре башланып китте


Грузия саклану министрлыгы НАТОның “Тынычлык хакына хезмәттәшлек” дип исемләнгән хәрби күнегүләре башланды, дип хәбәр итте. Маневрлар 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аларда 10лап илдән меңгә якын хәрби катнашачак.

Сишәмбе көнне хәрби бүлекләнең берсендә фетнә күтәрелгән иде. Ил җитәкчелеге белән сөйләшкәннән соң, баш күтәргән хәрбиләр коралларны ташлады.

Грузия хакимиятләре бу фетнә, Русиянең ачуын китергән НАТО өйрәнүләренә каршы юнәлтелгән иде дип белдерде. Русия вәкиле бу чараны провакация дип атады.

XS
SM
MD
LG