Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:43

Икътисадый кризис кәгазь газетларның ябылуына сәбәп булырга мөмкин дигән фаразлар йөри. Әмма үлемгә хөкем ителгән татар газетлары да ябылырга җыенмый.

Татарстанда татар телендә чыгарылучы хосусый газетлар халык белән бигрәк тә актив эшли. “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Кәеф ничек” газетлары үзләрен ашатырлык тираж җыя. Дәүләтнеке булган “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” да халыкның яраткан газетлары булып кала бирә. Ә менә хосусый “Безнең гәҗит”нең чираттагы 6 май көнне чыккан саны 121 мең данә белән нәшер ителде.

Газетның нәшире һәм баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов өстәмә бастырган 100 меңне халыкка өләшә. Бу санда Австралиядәге татар сабантуе, Илфат Фәйзрахмановның сукбай булып вокзалда утырып телетапшыру эшләве, үлеп терелгән бер әбинең теге дөньяда күргәннәре сөйләнә.

Гадәттә “Безнең гәҗит” 21 мең тираж белән чыга. Баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов көз айларында да газетны 100 мең данә итеп чыгарып, халыкка бушка тәкъдим иткән иде инде. Чираттагы 100 мең “Безнең гәҗит” май бәйрәмнәре уңаеннан татар авылларына редакциянең чираттагы бүләге икән.

Илфат Фәйзрахманов
“Бу әлбәттә арзанга төшми. Ләкин мин ике ел чамасы телевидениедән, радиодан газетны рекламалау белән шөгыльләнмим. Чөнки зәңгәр экраннарда реклама бик күп. Хәзер ул инде ышандырмый да башлады. Ә газетны авылларда өләшкәч, халык басманы кулына алып карый, газетның ниндилеген күрә”, ди Илфат Фәйзрахманов.

“Безнең гәҗит” татар халкына бүләк ясый

Татар телевидениесенең танылган алып баручысы Илфат Фәйзрахмановның соңгы елларда “Әйбәт гайбәт” тапшыруы зәңгәр экраннарда күренми.

“Мин инде телевидениедә эшләмим. Халык белән газет аша аралашам. Алар безгә хатлар яза, без аларга җавап бирәбез”, ди ул.
Мөхәррир сүзләренчә, газетны кызыклырак итү максаты белән анкета да урнаштырылган.

“Кулына газет беренче тапкыр килеп эләккән кешеләр дә анкета сорауларына җавап язарга мөмкин. Халыкның фикерен белү бик кирәк”, ди Илфат Фәйзрахманов.

Фәйзрахманов “Безнең гәҗит”нең өстәмә 100 меңен Татарстан районнарына җибәргән инде. Аннан газетлар авылларга озатылачак.

“Мин халыкка берайчан да “газетка язылыгыз!”, дип әйтмим. Языласы кеше болай да языла ул. Аллага шөкер, татарча чыгучы газетлар күп, сайлап алырга мөмкинлек бар. Татарча укыгыз дип әйтәм, укучының зәвыгына туры килерлек, мәнфәгатьләрен кайгырырлык газетлар булуын телим. Шуңа күрә халык үзенә нинди басма кирәген белер”, дип сөйли ул.

Илфат Фәйзрахманов кризис вакытында кайберәүләрнең зур чыгымнар тотып халыкка бүләк әзерләвен, телевидениедә күрсәтелгән рекламның халыкка тәэсире булмау белән дә аңлата.

“Моңарчы шул ук акчаны матбугат чараларына реклама өчен түли идем. Шәхсән үзем телевизордан реклама күрсәтә башласалар, йә чыгып китәм, йә бөтенләй сүндереп куям. Гади кәнфитне дә мактыйлар, “Безнең гәҗит”не дә тәкъдим итәләр. Кайсына ышанырга?

Рекламага бөтенләй ышаныч юк. Ә халыкка газет өләшеп, авыл кешесенә бүләк тә ясыйм, басма белән дә таныштырам”, ди Илфат Фәйрахманов.

“Безнең гәҗит” 121 мең булып чыга башлармы?

Илфат Фәйзрахманов фикеренчә, киләчәктә “Безнең гәҗит”нең 121 мең данә белән дә чыга башлавы Аллаһы кулында.

“Безнең гәҗит” иң башта 1500 мең данә белән чыга башлады. Аннан 700 генә калдык. 1500-ны дусларга яздыртып, таныш-белешләргә әйтеп җыйган идек. Әмма соңыннан “сез мине алдыйсыз, бушка гына биргән әйбер кадерсезгә әйләнә”, дип аларның ярдәменнән баш тарттым. Газет үзе исән калса кала, калмаса юк дигән шарт куйдым. Шулай итеп тиражыбыз 700 генә калды.

Аннан кергән акча нәшрият чыгымнарына да җитми иде. Газет дип кыенлыклар күрергә, бурычка керергә туры килде. Менә шуннан әкрен-әкрен генә тираж арта башлады. Акча табып радио-телевидениегә дә реклама бирдем”, ди.

Әмма мөхәррир “Безнең гәҗит”нең төп максаты – 121 мең тираж җыю түгеллеген искәртә.

“Редакциянең максаты – укучыларны югалтмау. Чөнки тираж кимесә, газетның матди хәле кыенлашачак. Почта аша тарату, нәшер итү чыгымнары да арта”, ди Илфат Фәйзрахманов.

Әлегә “Безнең гәҗит”нең тиражы тотрыклы, ди баш мөхәррир.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG